Сәламәтлек
29 Мая 2020, 06:30

28 майда республикада коронавирус йогышы белән бәйле хәл буенча боифинг үтте

28 майда БР Сәламәтлек саклау министрлыгының "төбәктә коронавирус йогышын профилактикалау һәм таратуны булдырмау” чаралары буенча БР сәламәтлек саклау министрлыгының брифингы булды.

28 майда БР Сәламәтлек саклау министрлыгының "төбәктә коронавирус йогышын профилактикалау һәм таратуны булдырмау” чаралары буенча БР сәламәтлек саклау министрлыгының брифингы булды. Анда БР сәламәтлек саклау министры урынбасары Гөлнара Зиннурова, БРда гигиена һәм эпидемиология үзәгене баш табибы Анна Казак, БР буенча Роспотребнадзор идарәсене бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Венер Изикаев катнашты.
COVID-19 таралышына каршы көрәш буенча республика штабы мәгълүматлары буенча төбәктә 3021 расланган COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән, тәүлек эчендә 79 яңа факт расланган.
Узган тәүлек эчендә 59 пациент савыгып, хастаханәләрдән чыгарылды. БРда инфекция тарала башлаганнан бирле барлыгы 1107 кеше савыккан.
Барлыгы COVID-19 диагнозы белән расланган 18 пациент вафат булды.
885 пациент стационарга хастаханәләргә салынган, аларның 41е авыр хәлдә, шул исәптән 10ысы ясалма сулыш аппаратларына тоташтырылган. Амбулатор дәвалауда авыруның җиңел формасы булган 1111 кеше бар.
Узган тәүлектә пневмония диагнозы белән 82 кеше хастаханәгә салынган. Барлык авырулар да COVID-19 га тикшерелгән. Тәүлек эчендә пневмония белән авыручы пациентлар саны-64 кеше.
БРда гигиена һәм эпидемиология үзәге һәм медицина оешмалары лабораторияләре белгечләре тарафыннан COVID-19га 221 906 тикшеренү үткәрелде. Бүгенге көндә Башкортстан Республикасында барлыгы 210 690 кеше тикшерелде, шул исәптән соңгы тәүлек эчендә – 6460 кеше.
Яңа коронавирус йогышы таралу сәбәпле, карантинга республиканың 9 медицина учреждениесе ябылды: Баймак үзәк дәваханәсенең Ирәндек амбулаториясе, Бәләбәй үзәк дәваханәсенең психиатрия бүлеге, Иглин районы үзәк дәваханәсенең терапия бүлеге, Кушнаренко һәм Кырмыскалы үзәк дәваханәренең тикшерү бүлекләре, Туймазы үзәк дәваханәсенең Субхангул участок хастаханәсенең неврология бүлеге, Бишбүләк үзәк дәваханәсенең өч бүлеге һәм Стәрлетамакның 1нче хирургия корпусы. Югары Тәтешле, Дүртөйле, Хайбулла һәм Илеш районнарының үзәк дәваханәләренә карата чикләү чаралары бетерелгән.
Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте
Читайте нас