Сәламәтлек
15 Мая 2020, 07:16

Җәмәгать урыннанрында битлексез йөргән өчен штрафлар турында сораулар күпләрне борчый

Әлеге яңалык турындагы иң катлаулы сорауларга республика Хакимиятенең дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Азат Галин җавап бирде.Теманың дәвамы безнең сайтта:

Башкортстанда массакүләм рейдлар һәм тикшерүләр оештырыла. Барлык закон бозучыларны да штрафка тартырга вәгъдә итәләр, ә сумма аз түгел.
Экспертлар элегрәк кисәткәнчә, битлекне кию - инфекциянең киң колачлы үсешен туктатырга мөмкин булган икенче ысул. Беренчесе- үзизоляциядә өйдә утырырга.
Әлеге яңалык турындагы иң катлаулы сорауларга республика Хакимиятенең дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Азат Галин җавап бирде.
  1. Законлымы бу?
  2. Әйе,бу законлы 2 апрельдә, аннары 28 апрельдә һәм аннан соң 11 майда Владимир Путин төбәк башлыкларына эпидемиологик вәзгыятькә бәйле чикләүләрне кертү яки гамәлдән чыгару хокукын бирә торган указларга кул куйды. Шундый ук нормалар «халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында» федераль законда бар, алар төбәкләргә гражданнар һәм оешмалар тарафыннан гадәттән тыш хәлгә югары әзерлек режимын керткәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен билгеләү күрсәтмәсе бирелде.
    Шуннан соң Радий Хәбиров республика территориясендә кешеләр битлек киеп, җәмәгать урыннарында, җәмәгать транспортында шулай ук битлек, перчаткалар киеп йөрергә тиеш, дигән Указга кул куйды.
    Штраф күләмен Дәүләт Җыелышы депутатлары билгели. Алар штраф күләме язылган законны оператив рәвештә кабул иттеләр.
    Калган сорауларга җавапны сайтта табарсыз.
    Читайте нас