Балтач таңнары
+17 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Сәламәтлек
20 Августа 2019, 03:30
Уфада, кардиоүзәктә чираттагы скальпелсез операция үткән
Республика кардиоүзәгендә йөрәкне дәвалау буенча чираттагы катлаулы операция үткән. Табиплар пациентның күкрәген ачмый гына махсус катетер ярдәмендә йөрәк чирен дәвалау өчен дару үткәргән. Тәҗрибәле белгечләр эшен башка район-шәһәрләрдән килгән белгечләр дә күзәткән #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
Республика кардиоүзәгендә йөрәкне дәвалау буенча чираттагы катлаулы операция үткән. Табиплар пациентның күкрәген ачмый гына махсус катетер ярдәмендә йөрәк чирен дәвалау өчен дару үткәргән. Тәҗрибәле белгечләр эшен башка район-шәһәрләрдән килгән белгечләр дә күзәткән
#национальныепроекты
;
#нацпроекты
;
#региональныепроекты
;
#регпроекты
;
#нацпроектыБашкортостан
Гипертрофик кардиомиопатия дигән катлаулы атамалы йөрәк авыруы сирәк очрый торган, күбрәк нәсел буенча күчкән чирләрнең берсе. Мондый диагноз пациентның йөрәк мускулларының үзгәрешләре турында сөйли. Чирне дәвалау өчен Русиянең дүрт кардиоклиникасында гына скальпельсез операция үткәрелә. Башкортстан бу өлкәдә иң тәҗрибәле төбәкләрнең берсе. Операцияне үткәргән пациентларның саулыгында уңай үзгәрешләр берничә атнадан соң күзәтелә башлый. Мәсәлән, дәваланганга кадәр пациент тын алганда катлаулыклар кичерсә, аритмия барлыгына, еш кына йөрәк авыртуына зарланса, эндоваскуляр яки скальпельсез операциядән соң бу күренешләр сирәк очрый.
Операция кеше гомерләрен коткару, пациентның яшәү сыйфатын яхшыртырга булышлык итә. Әмма мондый дәвалау әлегә балаларга карата кулланылмый. Өлкән кешенең йөрәгенә эндоваскуляр дәвалау ярдәм итмәячәк дигән карар чыгарылса, табиплар скальпель ярдәмендә консерватив операция үткәрә.
2030 еллга Русиядә гомер озынлыгы — 80, ә милли проектлар буенча 2024 елга 78 яшькә җитәргә тиеш. Шушы боерыкка ил Президенты Владимир Путин кул куйды. Башкортстанда бу күрсәткечкә өлгәшү өчен гомерләрне бүгенгегә караганда кырык тапкыр күбрәк сакларга кирәк.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"