Сәламәтлек
8 Августа 2019, 10:10

Балтач үзәк дәваханәсенең физкабинетында көн саен 100дән артык процедура эшләнә

Биредә 11 төр физиотерапия дәвалануы үтү мөмкнлеге булдырылган. Һәр көнне 80гә якын кеше мөрәҗәгать итә, аларга 100дән артык процедура эшләнә.

Биредә 11 төр физиотерапия дәвалануы үтү мөмкнлеге булдырылган. Һәр көнне 80гә якын кеше мөрәҗәгать итә, аларга 100дән артык процедура эшләнә.
—Табиб билгеләве буенча бер кешегә өчәр процедура языла. Арада бергә алырга ярамаганнары да бар. Башта бер процедураны, аннары икенчесен эшлибез, — ди белгечләр.
Монда бер-берсен аңлаган, пациентларга һәрвакыт якты йөз белән караган ак халатлылар тырышлык сала. Югары категорияле шәфкать туташы Гөлфирә Шакированың гомум хезмәт стажы 30 ел белән исәпләнә. Альфира Насырова да ике дистә ел дәвамында үз эшен бик теләп башкара. Ул да югары категориягә ия. Алсу Муллагалиева да өлкән хезмәттәшләре артыннан атлый. Бирегә эшкә килүенә аз да түгел, күп тә түгел, 13 ел үткән. Яшь белгеч Ләйсән Галиәхмәтова бер ел элек кенә биредә хезмәт юлын башлаган.
Кабинетта көч салучы белгечләр әйтүенчә, магнит, электрофарез, парафин, СВЧ, ульташәмәхә нурланышы процедуралары киң кулланыла.
Үзәк район дәваханәсеннән тыш, бу төр хезмәт халыкка Түбән Карыш, Түбән Сикияз, Сәйтәк авылларындагы врачлык амбулаторияләрендә күрсәтелә.





Автор фотолары.
Читайте нас