Врач исемен горур йөртүчеләр безнең үзәк район дәваханәсендә эшләүчеләр арасында байтак. Бигрәк тә хирургия бүлеге мөдире, югары категорияле хирург, үз эшенең остасы, эшен яратып, бар көчен биреп эшләүче чын хирург Рәфил Муллахан улы Нәбиуллин.
Врач исеме нинди горур исем!
Нәрсә җитә врач булуга
Врачларның бөтен матурлыгы
Бар максаты, яшәвенең мәгънәсе:
Яхшы врач булуда!
Кеше гомерен озайтуда!
Рәфил Нәбиуллинның һәр әйткән җылы сүзе, игътибар белән каравы авыру кешенең сәламәтлеген ныгытуга зур этәргеч. „Яхшы сүз — җан азыгы”, дигән бик дөрес мәкаль бар. Авыру кешегә дару гына түгел, җылы караш, ягымлы сүз дә терелергә ярдәм итә. Менә шундый сыйфатлар туплаган кеше ул безнең Рәфил Муллахан улы. Мең-мең рәхмәт сезгә!