Балтач таңнары
-8 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 август 2019, 10:30
“Сәламәтлек саклау” проекты Башкортстанда онкологияне диагностикалау мөмкинлеген 2,5 тапкырга арттырачак
Республика матбугат чаралары хәбәр итүенчә, шушы көннәрдә Уфада Атом-төш медицинасы үзәге “ПЭТ-Технолоджи” җәмгыяте икенче заманча ПЭТ/КТ сканерны эшләтә башлаган. Ул онкология авыруларын диагностикалау мөмкинлеген 2,5 тапкыр арттырачак.
Республика матбугат чаралары хәбәр итүенчә, шушы көннәрдә Уфада Атом-төш медицинасы үзәге “ПЭТ-Технолоджи” җәмгыяте икенче заманча ПЭТ/КТ сканерны эшләтә башлаган. Ул онкология авыруларын диагностикалау мөмкинлеген 2,5 тапкыр арттырачак.
Башкортстан Башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров яңа җиһазның мөмкинлекләре белән танышкан.
Үзәкнең баш табибы Эмма Мөхәммәтханова бу ысулның нәтиҗәле икәнлеге хакында сөйләгән. Ул организмда шешне күрсәтеп кенә калмый, таралу-таралмавын да ачыклый.
Яңа җиһазга инвестицияләр күләме 200 миллион сум тәшкил иткән. Яңа сканер үзәктә елына кимендә 12 мең пациентны кабул итү мөмкинлеге бирәчәк.
Радий Хәбиров биредәге башка җитештерү системалары, лаборатория һәм уникаль комплекс белән дә танышкан.
— Миңа биредә ошады. Эш XXI гасыр дәрәҗәсендә оештырылган. Яңа искиткеч җиһазлар табибларга авыруның дәрәҗәсе, дәвалау нәтиҗәләре хакында төгәл белү мөмкинлеге бирә. Халыкның монда квота белән бушлай ярдәм алуы мөһим, — диде республика җитәкчесе, дип яза “Кызыл таң” гәзите үзенең сайтында.
“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты чикләрендә республикада медицинага җитди игътибар бүленүен билгеләп Радий Хәбиров, инвесторларның мондый үзәк булдыруының яхшы икәнлеген ассызыклаган.
«МедИнвестГрупп» компанияләре төркеме Директорлар советы рәисе Виктор Харитонин белән төбәк җитәкчесе киләчәктә онкология авырулары белән көрәш өлкәсендә республиканың мөмкинлекләрен үстерү хакында сөйләшкәннәр.
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин
Фото Башинформ агентлыгыннан
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"