Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
29 июль 2019, 12:29

“Сәламәтлек саклау” милли проекты ашыгыч ярдәм хезмәтенә үзгәрешләр кертә

Киләчәктә кешенең ашыгыч ярдәм машинасын чакыртуын аны шунда ук дәвалый башларга рөхсәт бирүе белән тиңләмәкчеләр. Бу табибларга вакытны югалтмый дәвалау процедураларын башларга мөмкинлек бирәчәк, дип саный Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау буенча комитет рәисе Дмитрий Морозов.

Әле кеше ашыгыч ярдәм машинасы чакыртса да, табиблар аңардан рөхсәт алмый дәвалый башлый алмый иде. “Әгәр кеше аңын югалткан һәм кемдер ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырткан икән, димәк, аңа медицина ярдәме күрсәтергә кирәк. Әгәр кеше медицина ярдәменә каршы икән, ул язма рәвештә баш тартырга тиеш. Табибның бюрократик чараларга гына уртача 12 минут вакыты үтә. Ә кайвакыт кешегә кичектергесез ярдәм күрсәтер өчен бер минут вакыт җитә”, — дип саный депутат.
“Сәламәтлекне саклау” милли проекты беренчел медицина-санитар ярдәме күрсәтү системасын үстерүне үзенең төп бурычларының берсе итеп куя. Моңа ярашлы, ярдәм аз кеше яшәгән һәм төпкелдә урнашкан торак пунктларда яшәүчеләргә дә күрсәтелергә тиеш.

национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин
Фото из сети Интернет.
Читайте нас