Балтач таңнары
-7 °С
Кар
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 июль 2019, 09:00
Башкортстанда “Сәламәтлек саклау” проекты тормышка ашырырыла
Атна барышында Республика йортында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазифасын башкаручы Ленара Иванова “Сәламәтлек сәгате” форматында киңәшмә үткәргән.
Атна барышында Республика йортында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазифасын башкаручы Ленара Иванова “Сәламәтлек сәгате” форматында киңәшмә үткәргән.
Халыкның социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләре буенча эш төркеме җитәкчесе Елена Прочаковская сәламәтлек саклау буенча күтәрелгән яңа мәсьәләләр хакында сөйләгән: дәваханәләрнең торышы, медицина ярдәмен тулы күләмдә күрсәтмәү, табиблар хезмәте, дарулар белән тәэмин ителү, дәвалау хакында үтенечләр.
Сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы Максим Забелинның “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларындагы “Онкология авырулары белән көрәш” төбәк проектының тормышка ашырылуы хакында чыгышы тыңланган. Быел беренче яртыеллыкта онкология белән авыручылар үткән ел белән чагыштырганда 6,7 процентка арткан. Шул ук вакытта яман шештән үлем күрсәткече 2,4 процентка кимегән. Төп үлем сәбәпләре булып үпкә, ашказаны, сөт бизе, юан эчәк яман шешләре тора.
Төбәк программасының өстенлекле мәсьәләләренең берсе – яман шештән үлем күрсәткечен 2024 елга 100 мең кешегә 170 очракка кадәр киметү. 2021 елга 13 амбулатор онкология ярдәме үзәге булдыру, онкология диспансерын һәм бу юнәлештәге башка медицина оешмаларын яңа җиһазлар белән тәэмин итү күздә тотыла.
2019-24 елларда проектны финанслау күләме 4,9 миллиард сумнан артык, аның 23,5 проценты — төбәк бюджетыннан.
Кадрлар әзерләү дәвам итә.
Киңәшмәдә “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектындагы башка төбәк проектларының да тормышка ашырылуы тикшерелгән.
Фото Интернет челтәреннән.
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"