Балтач таңнары
-1 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 июль 2019, 15:33
Балтачлыларны Саулык саклау министры урынбасары Динара Еникеева кабул итте
Бүген районга республика Саулык саклау министры урынбасары Динара Еникеева килде. Динара Рәис кызы район Хакимияте бинасында шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул итте.
Бүген районга республика Саулык саклау министры урынбасары Динара Еникеева килде. Динара Рәис кызы район Хакимияте бинасында шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул итте.
Кабул итүгә алдан ун кеше язылган иде. Аларның барысын да министр урынбасары тыңлады. Урындагы халык күтәргән мәсьәләләргә килгәндә, балтачлылар үзәк район дәваханәсен заманча маммограф аппараты белән тәэмин итү, Иске Балтач авылында диализ үзәге булдыру, дару препаратлары белән тәэмин итүне җайга салуда ярдәм күрсәтүне сорады.
Сөйләшү барышында төрле авыруларга каршы профилактика чаралары күрүне урындагы матбугат битләрендә киңрәк яктыртуның мөһимлеге турында да әйтелде.
Кабул итү барышында күтәрелгән барлык мәсьәләләр контрольгә алынды, дип хәбәр итә район Хакимиятенең Информация – аналитика бүлеге.
Фотолар район Хакимиятенең бәйләнештәге төркеменнән.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"