Балтач таңнары
+14 °С
Дождь
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Сәламәтлек
11 Июля 2019, 05:30
Хирургия корпусы нигезенә тәүге таш салынды
Уфада Республика кардиоүзәгенең хирургия корпусын төзү эше башланды. Башкортстан Башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров бина нигезенә капсула салуда катнашты.
Уфада Республика кардиоүзәгенең хирургия корпусын төзү эше башланды. Башкортстан Башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров бина нигезенә капсула салуда катнашты.
Тантана алдыннан республика җитәкчесен төзелеш эшләре этаплары белән таныштырдылар. “СУ-10” подрядчы оешмасы вәкиле Радий Хәбировны быел бинаның әзер булачагы һәм яңа корпус эчендә эшне дәвам итү өчен җылылык системасы сафка кертеләчәгенә ышандырды. Контракт шартлары буенча хирургия корпусын төзү 2,62 миллиард сумга төшәчәк.
– Бу соңгы елларда бездә төзелә башлаган иң зур сәламәтлек саклау объекты. Мин яңа корпус төзелешен финанслауда катнашу мәсьәләсе буенча барлык федераль ведомстволар белән сөйләшүләр алып барам. Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев белән очрашу вакытында күтәргән беренче мәсьәлә дә шул булды. Ул безнең башлангычны хуплады, – диде республика җитәкчесе Радий Хәбиров.
Бу заманча диагностик үзәкле комплекс булачак. Пациентлар өчен ике урынлы уңайлы палаталар булдырылачак. Заманча медицина җи һазлары урнаштырылачак. Соңгысы бездәге кардиоүзәктә дәваланырга тырышкан авыруларга ясалган операцияләр санын арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Шулай ук биредә спорт мәйданчыгы, заманча яңа конференц-зал, дәваханәнең нәни пациентлары өчен уен һәм ял зоналары барлыкка киләчәк.
#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин
Фото: “Башинформ”.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"