Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 июль 2019, 10:20

Телевизор кабызылган хәлдә йокламагыз

Америка галимнәре моның зарарлы булуын ачыклаган. Эш нидә соң? Кабызылган ут яки телевизор хатын-кызларның тән авырлыгы арту куркынычын көчәйтә. JAMA Internal Medicine шул хакта хәбәр итә.

Америка галимнәре моның зарарлы булуын ачыклаган. Эш нидә соң? Кабызылган ут яки телевизор хатын-кызларның тән авырлыгы арту куркынычын көчәйтә. JAMA Internal Medicine шул хакта хәбәр итә.
Галимнәр эксперимент үткәргән. Анда 35 яшьтән 74 яшькә кадәрге 44 меңгә якын хатын-кыз катнашкан. Тикшеренүчеләр хатын-кызларның тән авырлыгы массасы индексын һәм аларның йокы үзенчәлекләрен тикшергәннәр. Катнашуылар дүрт категориягә бүленгән: ут кабызмый йоклаучылар, сүрән янган төнге ут яктысында йоклаучылар, эшләп утырган телевизор янында йоклаучылар һәм ут яктысында йоклаучылар. Телевизор кабызылган хәлдә һәм ут яктысында йоклау симерүгә китерергә мөмкинлеге ачыкланган.
Чыганак: Башкортстан Юлдаш телеканалы.
Фото Интернет челтәреннән.
Читайте нас