Сәламәтлек
1 Июля 2019, 11:21

Онкологик чирләрне алдан ачыклаган врачлар өстәмә акча алачак

Бүгеннән Башкортстанда врачларга каралган өстәмә дәртләндерү чаралары турында республика Хөкүмәте карары көченә керә.

Бүгеннән Башкортстанда врачларга каралган өстәмә дәртләндерү чаралары турында республика Хөкүмәте карары көченә керә.

Пациентның яман шеш алдында торуын яки аңарда иртә стадиядәге онкологик чир ачыклаган врачлар биш мең сумнан да ким булмаган күләмдә премиягә ия булачак.
Врачларны дәртләндерә өчен акча чыганакларын табуны Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәибров республика Финанслар министрлыгына йөкләткән иде. Акча бар.
Бу чара “Сәламәтлекне саклау” милли проектын тормышка ашыру юнәлешендә башкарыла. Анда “Онкологик чирләр белән көрәшү” программачасы да кертелгән.
Читайте нас