Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 июнь 2019, 15:26

Башкортстанда, шулай ук Балтач районында табиблар җитмәү проблемасы хәл ителә

Агымдагы елда Башкортстанда 230 табиб эшкә җәлеп ителгән. Шулар арасыннан 80 кеше — беренчел звено белгечләре.

Агымдагы елда Башкортстанда 230 табиб эшкә җәлеп ителгән. Шулар арасыннан 80 кеше — беренчел звено белгечләре.
Республика Саулык саклау министры вазифаларын башкаручы Максим Забелин Хөкүмәттә атна саен үткән киңәшмәдә медицина кадрларын җәлеп итүгә бәйле хәл турында аңлаткан.
„Иң яхшы динамиканы Уфа шәһәрендәге 18, 10 санлы шәһәр дәваханәләре, 3, 38 санлы балалар поликлиникалары, Баймак, Бәләбәй, Туймазы, Чакмагыш, Калтасы район больницалары күрсәтте. Аларга икедән күп табиб җәлеп ителде,” — дип билгеләгән Максим Забелин.
Медицина белгечләрен җәлеп итү өчен республика районнарында торак бүләләр. Бу яклап иң яхшы практика күрсәтүчеләр итеп министрлык Бөре һәм Дәүләкән (7шәр врач), Гафури (6), Бакалы (4), Балтач (3), Мишкә районын һәм Октябрьский шәһәрен (3әр табиб) билгеләгән. Шулай ук Бөрҗән һәм Әлшәй районнарына эшкә кайтачак өчәр белгечкә җир участоклары бүленгән.
;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан
„Башинформ” агентлыгы мәгълүматлары файдаланылды.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.
Читайте нас