Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
29 Май 2019, 09:56

Милли проект: тармакны зур үзгәрешләр көтә

Быел “Саулык саклау” милли проектын тормышка ашыру буенча республикада күп мөһим эшләр башкарылачак.

Быел “Саулык саклау” милли проектын тормышка ашыру буенча республикада күп мөһим эшләр башкарылачак.


Ил Президенты тарафыннан 2024 елга кадәр милли массатлар һәм стратегик бурычлар билгеләнде. Мәсәлән, уртача гомер озынлыгын – 78, ә көтелгән сәламәт яшәү озынлыгын 67 яшькә кадәр җиткерү бурычы куела.


Сабыйлар үлемен 1000 кешегә исәпләгәндә 4,7-гә кадәр киметү карала. Бу мөһим эшләрне тормышка ашыру буенча зур чаралар планлаштырылган. Алгы планда – тәүге медик-санитар ярдәм системасын үстерү. Йөрәк-кан тамырлары чирләрен киметү максатында республика кардиология үзәгенең өр-яңа хирургия корпусы төзеләчәк, югары технологияле медицина корылмалары файдалануга тапшырылачак. Онкология чирләре белән көрәш буенча зур программа әзерләнгән, кадрлар белән тулыландыру, республиканың медицина учреждениеләрендә авырулар өчен 13 бүлекчә булдыру, дарулар белән тәэмин итүне юлга салу буенча эш башланды.


Саулык саклауның бердәм дәүләт мәгүлүмат системасында бердәм санлы контур булдыру да көнүзәгендә торган мәсьәлә.


#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин
”Башкортостан”га нигезләнеп Аида ХӘЙРТДИНОВА әзерләде.
Читайте нас: