Моңа бу өлкәдә тормышка ашырылучы гомумдәүләт проекты булышлык итәчәк.
Проектларның берсе сәламәтлек саклау тармагына юнәлтелгән. Проектның бюджеты – 16 490,2 миллион сум. Безнең республикада ул берничә проектны үз эченә ала: “Беренчел медицина-санитария ярдәме системасы үсеше”, “Онкология авырулары белән көрәш”, “Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш”, “Балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны кертеп, балалар сәламәтлеген саклауны үстерү”, “Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасының төбәк сегменты нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм санлы контур булдыру”, “Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау системасы медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү”, “Башкортстанда медицина хезмәтләренең экспорты”.
“Беренчел медицина-санитария ярдәме системасы үсеше” гомумдәүләт проекты кысаларында дүрт яңа фельдшер-акушерлык пункты булдыру, авария хәлендәге 15 фельдшер-акушерлык пунктын яңаларга алыштыру, авыл җирендә өч фельдшер-акушерлык пунктын файдалануга кертү, 27 күчмә медицина комплексы алу каралган.
Онкология – дөньядагы иң еш үлем сәбәпләренең берсе. Шуңа яман шешне кисәтү чараларына безнең төбәктә соңгы арада зур игътибар бирелә. Онкология авырулары белән көрәшнең төбәк программасын кабул итү, Республика клиник онкология диспансерында, шулай ук медицина оешмаларының онкология бүлекләрендә заманча медицина җиһазларын урнаштыру, дүрт амбулатор онкология ярдәме үзәге булдыру “Онкология авырулары белән көрәш” проектында каралган.
Үлем сәбәпләре буенча беренче урында – йөрәк-кан тамырлары авырулары. Гомумдәүләт проектындагы чаралар тормышка ашырылу нәтиҗәсендә, дүрт ел эчендә төбәктә бу уңайдан хәлләр сизелерлек яхшырырга тиеш. Проект мондый чараларны үз эченә ала: йөрәк-кан тамырлары белән көрәшнең төбәк программасын кабул итү, төбәктә шушы юнәлештә эшләүче ике үзәкне, бер беренчел бүлекне яңа медицина җиһазлары белән тәэмин итү.
18нче балалар поликлиникасына һәм поликлиника бүлекләренә капиталь ремонт үткәрү, республика медицина оешмаларының бала тудыруга ярдәм итү учреждениеләренең матди-техник базасын үстерү, авыруларны кисәтү максатында балаларның медицина оешмаларына килүен 49,4 процентка кадәр үстерү, шулай ук мәктәптәге медицина хезмәткәрләренең авыруларны кисәтүдә ролен көчәйтү, Туймазы һәм Дүртөйле шәһәрләрендә балалар поликлиникалары төзү һәм файдалануга тапшыру, республикадагы балалар һәм үсмерләрнең репродуктив сәламәтлеген саклау кабинетларында профилактик тикшеренүләр үткәрү кысаларында 15-17 яшьлек балаларның репродуктив органнарындагы авыруларын иртә диагностикалау системасын кертү “Балалар сәламәтлеген саклауны үстерү” проектында каралган.
“Сәламәтлек саклауда бердәм санлы контур булдыру” проекты үз эченә түбәндәгеләрне ала: республиканың дәүләт медицина оешмаларына мәгълүмати-коммуникацион җиһазлар сатып алу һәм файдалануга тапшыру, оешмалардан алып, төбәк үзәгенә кадәр мәгълүматларны тапшыруның сакланган челтәрен эшләүне тәэмин итү, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы таләпләренә ярашлы, республиканың медицина мәгълүмати-аналитик системасын модернизацияләү һәм үстерү.
“Медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү” проектының максаты – беренчел медицина-санитария ярдәме, балалар сәламәтлеген саклау, онкология (шул исәптән паллиатив медицина ярдәме буенча), йөрәк-кан тамырлары авырулары юнәлешләрендә квалификацияле медицина хезмәткәрләрен өстәмә әзерләүне оештыру.
Башкортстанда медицина хезмәтләре экспортын үстерү буенча стратегия кертү “Медицина хезмәтләре экспортын үстерү” проекты кысаларында тормышка ашырылачак.
Проектларда каралган барлык эшләр 2024 елга кадәр башкарылып бетәргә тиеш. Алар халыкның тормыш шартларын күпкә яхшыртуга юнәлтелгән.