Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 апрель 2019, 11:45

"Урыныгыздан кузгалып эшли башлагыз!"

Республикада табипка язылу мөмкинлеге кыскара, авыруларсир кабул итүгә сирәгрәк йөри башлаган.

Республикада табипка язылу мөмкинлеге кыскара, авыруларсир кабул итүгә сирәгрәк йөри башлаган.

Быелгы елның беренче квартал күрсәткечләре буенча, педиатрларга мөрәҗәгать итү азайса да, кабул итүне алты көннән артык көтү очраклары арткан. Терапевтларга да бәйле шундый ук хәл күзәтелгән. Бу хакта “Сәламәтлек сәгате”ндә саулык саклау министры вазифасын башкаручы Максим Забелин белдергән.

Аның сүзләренчә, тар белгечләрдән консультация алуда да шундый ук хәл. 3176 табипның анык эш расписаниесе юк, димәк, язылу мөмкин түгел. Алар пациентларны “тере” чират тәртибендә кабул итә. Ведомство җитәкчесе әйтүенчә, бу, асылда, структура бүлекчәләре мөдирләре ягыннан контроль юклыгын күрсәтә. Нәтиҗәдә – күп вакыт югала, кадрлар куәте тиешенчә файдаланылмый.

“Бу сезнең эшләп җиткермәвегез, – дип белдерде республика җитәкчесе Радий Хәбиров дәваханәләрнең баш табипларына. – Әгәр бу хәл туктатылмаса, без сезнең белән хушлашачакбыз. Шушы квартал дәвамында барысын да тәртипкә салыгыз. Үзегезнең баш табип пьедесталыннан төшеп, эшли башлавыгызны таләп итәм”.

“Сәламәтлек сәгате”ндә шулай ук дару препаратлары, медицина изделиеләре, учреждениеләргә кирәкле материалларны бердәм, арзанрак бәягә сатып алу өчен берлекләге аукционнар үткәрергә карар ителгән.


Дәваханәләргә, поликлиникаларга капиталь ремонт эшләү өчен быел республика бюджетыннан 1,2 миллиард сум бүленгән. Байтак медицина учреждениесендә бу эш билгеләнгән вакыттан артта бара, кайбер урыннарда капиталь ремонт белеп башкарылмый.

Радий Хәбиров шулай ук саулык саклау учреждениеләрендәге административ штатның чамадан тыш зурлыгына игътибарны юнәлткән. Мәсәлән, кайбер дәваханәләрдә баш табип урынбасарлары җиде, сигез, хәтта тугызга җиткән.

Нәтиҗәсез чыгымнарны көйләү максатында һәм Русиянең Саулык саклау министрлыгы кушуы буенча административ-идарә итү персоналын үзгәртеп кору эше үткәрелгән. Баш табипларның 176 урынбасарын кыскартырга карар ителгән. Бу медицина персоналының хезмәт хакына өстәмә рәвештә 78 миллион сум юнәлтү мөмкинлеге бирәчәк. Медицина белеме булган урынбасарларга табип урыннары тәкъдим ителәчәк.

“Оештыру чаралары үткәрегез. Урынбасарларга эш табыгыз, мәсәлән, бүлек мөдире бурычын тапшырыгыз. Калган акчаны исәпләп, табипларга, медицина хезмәткәрләренә түләү хакын күтәрүгә юнәлтегез”, – дигән Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы сайтынан.
Читайте нас: