Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
10 апрель 2019, 17:44

Балтач үзәк район дәваханәсенең „Ашыгыч ярдәм” хезмәтендә 21 хезмәткәр көч сала

Үзәк район дәваханәсенең өч катлы төп бинасының беренче катында урнашкан бу җаваплы хезмәт моннан 49 ел элек, 1970нче елда оеша.

Үзәк район дәваханәсенең өч катлы төп бинасының беренче катында урнашкан бу җаваплы хезмәт моннан 49 ел элек, 1970нче елда оеша.
Нәкъ шул елда Балтач үзәк район дәваханәсе баш табибы районда „Ашыгыч ярдәм” бригадалары булдыру һәм кадрлар белән комплектлау турында” приказга кул куя. Яңа хезмәт оешкан тәүге көннәрдән фельдшерлар Венера Әхмәтханова, Катифә Нургалиева, Рәфис Юнысов, Клара Имаметдинова һәм башкаларның исеме тарих битләренә языла.
Бүген биредә сигез фельдшер, чакыруларны кабул итүче биш шәфкать туташы, сигез водитель хезмәт сала. Эш тәүлек әйләнәсенә ике сменада оештырылган. Бер смена иртәнге 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, икенче смена кичке 17.00 сәгатьтән иртәнге 9.00 сәгатькә кадәр дежур тора.
Бу җаваплы хезмәттә тырышлык салган уңганнарның хезмәт күрсәткечләре, матди-техник базаның яңартылуы турында тулырак язма белән „Балтач таңнары” гәзите битләрендә таныша аласыз.
Читайте нас: