Балтач таңнары
-2 °С
Кар
9 май - Җиңү көне
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 апрель 2019, 11:01
Мобиль ФАП белгечләре ай ярым вакыт эчендә 580 балтачлыга медицина тикшеүе үткәргән
Быел 18 февральдән Балтач районында күчмә медицина комплексы эшли башлады. Ул РФ Саулык саклау министрлыгы приказында билгеләнгән барлык таләпләр һәм стандартларга җавап бирә.
Быел 18 февральдән Балтач районында күчмә медицина комплексы эшли башлады. Ул РФ Саулык саклау министрлыгы приказында билгеләнгән барлык таләпләр һәм стандартларга җавап бирә.
Елның беренче кварталында 26 авылга чыгу оештырылган. Шуларның дүртесендә невролог, окулист, хирург, онколог, фтизиатр, дерматовенеролог кебек тар белгечләр катнашкан. Белгечләр 224 кешегә медицина каравы үткәргән. Күчмә ФАП фельдшеры районның 22 авылына чыгып 356 кешегә медицина каравы үткәрүне оештырган. Шулар арасыннан 65 кеше — профилактик максатларда, 148е авырулар буенча каралган.
—Белгечләребезнең бурычы — төрле сәбәпләр белән район үзәгенә килә алмаган кешеләргә комплекслы медицина ярдәме күрсәтү. Өлкән яшьтәге гражданнар үз авылларында тар белгечләрдә медицина тикшерүе үтү мөмкинлеге булдырылганы өчен бик рәхмәтле, — ди үзәк район больницасы баш табибы Айдар Хаматов.
Расланган график нигезендә күчмә ФАП белгечләре район авылларына чыгып беренчел медико-санитар ярдәм һәм профилактик карауларны дәвам итә.
Читайте нас в
Редакцияне сайлау
Новости
6 октябрь , 18:45
В Калмыкии выявлена колбасная продукция, зараженная вирусом африканской чумы свиней
Новости
31 октябрь , 13:20
Балтач районында геобилгеле туристик нокта барлыкка киләчәк
Новости
31 октябрь , 16:57
Балтачевцы стали лауреатами и дипломантами республиканского конкурса
Новости
30 октябрь , 19:46
Балтачта җәяүлеләр светофорга ник буйсынмый?