Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
2 апрель 2019, 18:16

“Башкортстанда сәламәтлек саклау атналыгы” башланды

Бүген “Башкортстан Республикасында сәламәтлек саклау атналыгы” медицина форум-күргәзмәсе эшен башлады. Күргәзмә Уфада дүртенче тапкыр үтә. Форум кысаларында 45тән артык чара каралган.

Бүген “Башкортстан Республикасында сәламәтлек саклау атналыгы” медицина форум-күргәзмәсе эшен башлады. Күргәзмә Уфада дүртенче тапкыр үтә. Форум кысаларында 45тән артык чара каралган.

Форумның мөһим вакыйгасы – “Гражданнар сәламәтлеге һәм тормыш сыйфаты” дип аталган пленар утырышта Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова, Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, сәламәтлек саклау оешмалары хезмәткәрләре катнашты.
Радий Хәбиров төбәктә медицинаның тиз үсешүче тармак булуын билгеләде, республикада һәркем өчен сыйфатлы медицина хезмәте алу мөмкинлеге булдыруның мөһимлеген ассызыклады һәм киләчәктә безгә медицина алдынгы булу өчен барысы да эшләнәчәген әйтте.

“Башкортстан Республикасында Сәламәтлек саклау атналыгы” күргәзмәсендә Русиянең 17 төбәгеннән 160 компания катнаша.

Радий Хәбиров күргәзмәнең елдан-ел фәһемле һәм кызыклырак була баруын, быел беренче тапкыр Русия Сәүдә-сәнәгать министрлыгы стенды булуын да билгеләде.

Күргәзмә эше ике залда оештырылган: беренчесендә белгечләр өчен һөнәри экспозиция булса, икенчесендә халык өчен консультация-тикшеренүләр, товарлар һәм хезмәтәндерүләр тәкъдим ителә.

Атналык 5 апрельгә кадәр дәвам итә.

Чыганак: "Кызыл таң".

Читайте нас: