Кулланучылар хокукларын һәм кешеләр иминлеген саклау өлкәсендә федераль күзәтчелек идарәлегенең республиканың Бөре, Аскын, Балтач, Борай, Караидел, Мишкә, Тәтешле районнарындагы территориаль бүлеге түбәндәгеләрне хәбәр итә: 2018 ел нәтиҗәләре буенча республикада энцефалитлы талпан кадалуның 25 очрагы теркәлгән (100 мең кеше исәбенә күрсәткеч 0,62гә тиң), бу 2017 елгыдан 3 очракка күбрәк (2017 елда — 22, күрсәткеч 100 мең кешегә 0,54кә тиң булган).
Республикада талпан энцефалиты белән авыру күрсәткече Русия Федерациясе күрсәткеченнән 1,8 тапкырга түбәнрәк.
63 муниципаль территориядә вируслы талпан энцефалиты белән авыруның 10 очрагы теркәлгән. Авыручыларның 21 проценты — шәһәрдә, 77,1 проценты авылларда яшәүчеләр өлешенә туры килә.
Вируслы талпан энцефалитыннан ышанычлы саклану чарасы — прививкалар ясату. Алар табигать чыганакларында эшләүче контингентка (геологлар, топографлар, урманчылар һәм башкаларга), шулай ук инфекция чыганагына якында яшәгән һәм язгы-җәйге чорда эндемик территорияләрдә еш булган халыкка мәҗбүри ясала. Ел саен республикада 30 меңнән артык кеше вируслы талпан энцефалитына каршы прививкалана.
Прививка ел дәвамында, шулай ук эпидемия сезонында, әмма инфекция чыганагына барудан 2 атнадан да соңламый ясала. Вакцинация курсы ике вакцина бирүдән, арытабан ревакциянцияләүдән тора. Беренче һәм икенче прививканың оптималь арасы 5—7 айдан ким булмаска тиеш. Шуңа күрә прививкаларны иң яхшысы көзге-кышкы чорда (октябрь-ноябрь айларында) башларга, икенчесен язын (март-апрельдә) эшләтергә кирәк. Ике прививка алып, талпаннар кузгалганчы, кеше вируслы талпан энцефалитыннан якланган санала.
Ревакцинация, вакциянация курсы тәмамланганнан соң ел үткәч ясала. Арытабан, ревакциянацияләр һәр өч елга бер эшләнә.
Д. ЯНТУРИНА, Роспотребнадзорның Башкортстандагы Бөре территориаль идарәлеге бүлеге начальнигы.