Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
18 март 2019, 11:47

Телефонны кочаклап йоклау зыянлы

Кайбер кешеләрнең социаль челтәрләрдә “утырып”, гаджетларын кулларына тоткан килеш йоклап китү гадәте йокы сыйфатында кире чагылыш таба

Белгеч фикеренчә, бу биологик сәгатьтә өзеклекләр китереп чыгарырга, йокы фазасына кире йогынты ясарга мөмкин.


«Өлкән кеше көненә 7 сәгать йокларга тиеш. Шул ук вакытта компьютерлар, iPhone яки iPad һәм башка электрон җайланмаларны йокларга ике сәгать кала кулланмаска кирәк”, — дип билгеләп үтте белгеч.


Профессор фикеренчә, үзең һәм балаң сәламәт ял итсен өчен йоклар алдыннан ашаудан һәм телефон, планшет, компьютерда "утыру”дан баш тартырга, гаджетыңны мендәр астына салып йокламаска кирәк.
Читайте нас: