Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 февраль 2019, 18:28

Тибел, Күзәй авылларына күчмә ФАП килде

Үзәк район дәваханәсенә ел башында кайтарылган күчмә фельдшер-акушер пункты авылларга чыгып халыкка хезмәт итә. Фельдшер Гөлфинә Хәйбуллина һәм участок терапевтлары ике атна дәвамында авылларга йөреп кабул итүләр оештырды.

Үзәк район дәваханәсенә ел башында кайтарылган күчмә фельдшер-акушер пункты авылларга чыгып халыкка хезмәт итә. Фельдшер Гөлфинә Хәйбуллина һәм участок терапевтлары ике атна дәвамында авылларга йөреп кабул итүләр оештырды.
—Пациентларның буй озынлыгын, тән аыырлыгын, кан басымын үлчибез, йөрәк тибешен яздырабыз, хатын-кызларга консультация бирәбез, кандагы глюкоза, холестерин микъдарын тикшерәбез, — ди Гөлфинә Ибраһим кызы.
Бүген үзәк район дәваханәсенең табиб-хирургы Рәшит Сабиров, невролог Лилия Каһирова, офтальмолог Юлиан Шакировка Тибел авылында дистәләрчә кеше мөрәңәгать итте.
—Неврология буенча гипертониклар, энцефалопатия авыруы борчыган кешеләр килде. Күпчелек билгеләнгән дәвалау курсын дөрес үтәмиләр. Диагноз куелган икән, гипертоник гомер буе табиб билгеләгән препаратларны кабул итәргә тиеш. Ә безнең халык моның белән исәпләшми. Кан басымы күтәрелгәндә препаратны кабул итә, югары булмаган вакытта — юк. Шул сәбәпле катлаулыклар килеп чыга. Инсульт, инфарктка барып ңиткәннәрен аңламыйлар. Ә табиб күрсәтмәләрен даими үтәгән пациентлар нормаль тормыш белән яши, —ди Лилия Гафиф кызы.
Табиб-офтальмологка да күп тибелле ярдәм сорап килде. Юлиан Борисович махсус аппарат ярдәмендә күзнең төбен карап, тамырларның, сетчатканың торышын тикшерде, күзнең басымын үлчәде. Тайпылышлар башланган пациентларга операция ясату тәкъдим итте. Табиб белдерүенчә, өлкән яшьтәгеләрдә катаракта авыруы башланганлыгы ачыкланган.
Тибел авылында фельдшер-акушер пункты мөдире Ралина Байбердина быел диспансеризация үтәргә тиеш 31 кешенең исемлеген әзерләгән, аларны үзәк дәваханәнең тар белгечләре кабул итәчәге турында алдан хәбәрдар иткән.
Көннең икенче яртысында ак халатлылар Күзәй авылында яшәүчеләр белән эшләде. Күчмә ФАП фельдшеры Гөлфинә Ибраһимова пациентларның кан анализын алды. Нәтиңәләре шушы авыллар караган участок терапевты Гөлнара Миннуллинага тапшырылачак.
Табиблар күзлегеннән үткән һәр пациент үзенә тиешле дәвалану курсы алды һәм канәгать калды.
—Авылга килеп безгә медицина тикшерүе үткәргән белгечләргә рәхмәтлебез. Даими килеп торсыннар, эшләре уң булсын! — ди колхоз производствосында эшләп хаклы ялга чыккан тибелле Татьяна Сафиуллина.
Күп пациентлар Русиядә фельдшерлар көне билгеләнгән февраль көнендә ак халатлы адресына котлау сүзләрен ңиткерергә дә онытмады.
Алдагы айларда мондый белгечләр айга ике тапкыр районның башка төпкел авылларына чыгып шундый кабул итүләр оештырачак.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: