Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
20 февраль 2019, 17:24

Балтачларны йөрәк-тамыр авыруларын профилактикаларга өйрәттеләр

Районга республика Сәламәтлек саклау министрлыгы кардиологы, республика кардиология үзәге баш табибы Ирина Евгеньевна НИКОЛАЕВА килде һәм йөрәк – тамыр авыруларына китергән хәвеф факторлары турында лекция укыды.

Районга республика Сәламәтлек саклау министрлыгы кардиологы, республика кардиология үзәге баш табибы Ирина Евгеньевна НИКОЛАЕВА килде һәм йөрәк – тамыр авыруларына китергән хәвеф факторлары турында лекция укыды.
—Сәламәтлек саклауга еллар дәвамында миллионнарча сумнар салынса да, үзебезнең сәламәтлекне үзебез сакларга өйрәнмәсәк, файда булмаячак. Бары тик эшләп тапкын акчабызны авырулар китергән катлаулыкларны дәвалауга сарыф итәчәкбез, — дип башлады Ирина Егвеньевна чыгышын.
Ни өчен?
Чөнки сәламәтлекне алдан сакларга өйрәнергә кирәк. Әлбәттә, бүген Интернет челтәреннән дә, реклама басмаларыннан да теге яки бу авыруны дәвалауга кагылышлы препаратлар, алымнар турында күп төрле информация табарга була.
—Әмма тормыш бөтенләй башка. Бер кешегә яраган препарат, дәвалау алымы башка кешегә дә ярый, дигән сүз түгел. Бүген күпләребездә югары кан басымы. Гипертония диагнозы куелмаган, әмма кан басымы югары. Кеше өлкәнәйгән саен инфаркт, инсәльт авырулары кичерүгә хәвеф арта. Бу ил буенча күзәтелә, — диде белгеч-кардиолог.
Кан әйләнеше авырулары Русиядә теркәлгән үлем очракларының 47 процентын тәшкил итә. Моны киметү өчен иң элек яшәү рәвешенә игътибар итәргә кирәк (дөрес туклану, нәселдәнлек, шәхси үзенчәлекләр, стресс, симерү һ.б.).
Сәламәт тормышка тукталып, „алтын кагыйдәлдәрне” искә төшерде Ирина Евгеньевна һәм беренче чиратта дөрес туклануга тукталды. Жирларны чамадан тыш куллану тамырларга атеросклеротик бляшкалар утыруга китергәнен аңлатты, шоколад, туңдырма кебек татлы әйберләрдән баш тартырга чакырды. Гипертония авыруы китергән катлаулыкларга тукталып, яхшы һәм начар холестеринның кеше организмы өчен куркынычсыз булган саннарын атады. Аларны нормада тоту өчен куланган ризыкны тозлап бетермәүнең файдасы турында сөйләде. Чамадан тыш күп күләмдә тоз кулланган очракта тоз тукымалардагы суны чыгара, нәтиҗәдә организм кан басымын күтәрергә мәҗбүр була...
Русиядә терекөмеш баганасында кан басымының 139/89 ммга тиң күрсәткече нормаль санала. Бу күрсәткеч 140/90га тиңләшкәндә билгеле дозаларда препаратлар билгеләнә. Ә Европа илләрендә 135/85 очрагында артериаль кан басымыннан дәвалау билгеләнә. 140/90 мм — бу инде критик нокта. Тик дәвалауны пациентның хәл-торышын тулысынча белгән табиб кына билгели ала.
Тамырларга тышкы тәэсиргә юл куймагыз!
—Көйрәткән бер сигаретның да тамырларга тәэсире зур. Ул тамырларның бөтенлеген боза. Алкоголь тәэсире турында да шул ук сүзләрне әйтергә була. Кеше югары кан басымыннан яки башка авырудан иза чигә икән, алкоголь куллану аның хәлен тагын да начарайта, — диде кардиолог Ирина Николаева.
Туклану
Беренчедән, тоз савытын еракка җыеп куярга һәм әзерләгән ризыкка тозны аз салырга (6 грамм рөхсәт ителә).
Кандагы глюкоза микъдарен контрольдә тотарга.
Ул 3,3 —5,5 ммоль/л дан артмаска тиеш.
Симерү
Егерме беренче гасыр эпидемиясе дип билгеләнгән симерүгә кагылышлы саннар да аталды очрашу барышында. Бүген дөньяда яшәгән 1,7 миллиард кеше симерүдән җәфа чигә. Ә 2025нче елга ир кешеләрнең — 40, хатын-кызларның 50 проценты, ягъни һәр икенче кешене шушы бәла борчыячак.
—Йөрәк – тамыр авыруларыннан якты дөньяны калдыручылар безнең илдә дә күп. Үсеп килүче буын белән дөньяны бүгеннән үзгәртә башлыйк. Күбрәк елмаеп яшик. Бер-беребезне ишетик, стресслардан арына белик! Җәмгыятьне сәламтәндерүдә безгә ярдәм итегез! — диде Ирина Евгеньевна.
Киңәшмәдә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев та катнашты.
Узган елда районда якты дөньяны калдырган 315 кешенең 100енең үлеменә китергән сәбәп йөрәк-тамыр авыруларына бәйле булуы ачыкланган. Иң аянычлысы шул: район эш яшендәге 12 кешесен югалткан.
—Моны булдырмас, моңа юл куймас өчен нәрсә эшләргә? — дигән сорау куйды Илгиз Әхвәс улы.
Бу хәлне район ак халатлылары белән анализлаган белгеч, вафат булганнарның 5сенең алкогольле эчемлекләрне чамадан тыш күп кулланганлыгын билгеләде.
—Кешенең уйлаган уена, кызыксынуларына башка юнәлеш бирергә, аны нәрсә белән дә булса мәшгуль итәргә кирәк. Әгәр дә кеше үз-үзенә идарә итә алмый икән, андыйлар тормышны иртәрәк калдыра... — дип җаваплады Ирина Евгеньевна.
Киңәшмәнең соңында белгеч анда катнашучыларның сорауларына җаваплар бирде.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: