Балтач үзәк район дәваханәсе онкологында 390 кеше исәптә тора. Шуларның 62се 2018 елда әлеге исемлеккә өстәлде. Алтмыш ике кешенең 38е — ир кешеләр, 24е — хатын-кызлар. Авыру страктурасына килгәндә, беренче урында эчәклекләр рагы, икенче урында сөт бизе рагы, өченче — үпкә рагы һәм дүртенче урында тире рагы килә.
Бүген кешеләр онкология авыруларына дучар булудан куркып яшиләр. Аларны аңларга була, чөнки йөрәк-тамыр авыруларыннан кала, яман шеш авырулары үлемгә китергән очраклар икенче урында. Һәр кеше озак, актив гомер кичерү турында хыяллана. Гомерне озынайту, аны онкоавыруларсыз яшәү өчен нинди факторлар төрле шешләр үсешенә китергәне, аларны булдырмас өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында белергә тиешләр.
Онкоавыруларны профилактикалау
Яман авыруларны профилактикалау белән һәр кеше шөгыльләнергә тиеш. Ни өчен дигәндә, бүген бар кеше дә онкодәваханә пациенты булу куркынчына ия. Бу тукланган азык-төлекнең сыйфатына, экология хәл-торышына, профессиональ зарарлар һәм башка кире факторларга бәйле.
Онкоавыруларны нәтиҗәле профилактикалауның 8 төп кагыйдәсе
Дөрес тукланмау күп онкоавыруларга китергән сәбәп. Жирларны, углеводларны күп күләмдә куллану алмашу процесслары функциясе бозылуга китерә. Канда холестеринның күтәрелүе үпкә рагына китерү хәвефен арттыра, ә углеводларны чамадан тыш куллану сөт бизе рагына китерә.
Тән авырлыгы югары хатын-кызларның климакс чорында күкрәк рагыннан ике тапкыр ешрак иза чигүе исбатланган. Шул ук вакытта симерүгә дучар ир-атлар арасында эчәклекнең яман шеш авыруына дучар булучылар күп. Симерү очрагында үт куыгы, бавыр, үңәч, бөер рагы үсешү куркынычы 5 тапкырга югары. Онколпатология килеп чыгуга китергән сәбәпләр тәм-том, ак икмәк, ярымфабрикатлар, маргарин куллануга бәйле.
Шуның өчен түбәндәге кагыйдәләргә колак салыгыз:
-оптималь температурадагы, авызның, йоткылык һәм үңәчнең лайлалы тышчаларын ялкынсындырмый торган азык кулланыгыз;
-көнгә 3—4 тапкыр тукланыгыз;
-азык витаминнарга бай булсын;
-кыздырылган һәм ысланган азык куллануны чикләгез;
-рационга яшелчә һәм җиләкләр кертегез;
-түбән углеводлы диета кулланыгыз. Ул борчак, майлы балык, ярма, чикләвек, яшел үлән, яшелчә, суган, сарымсак, яшел чәйгә бай булсын. Бу продуктлар оксидантлардан яклауны тәэмин итә. Соңгылары, белүебезчә, шеш авыруларын профилактикалау өчен кирәк.
Начар гадәтләрдән баш тарту
Алкоголь куллануны чикләү яки аны кулланудан баш тартырга кирәк. Этил спирты йоткылык, азык эшкәртү тракты зарарлану куркынычын арттыра. Көйрәткәндә организмга яну процессы барышында барлыкка килгән продуктлар, сумалалар керә. Ә алар төрле шешләр үсешен арттыра.
Көйрәтү ирен, авыз куышлыгы, үпкә, йоткылык, ашказан, үңәч рагына китерә.
Тән авырлыгының артык булуы яки симерү кешенең дөрес тукланмавын һәм аз хәрәкәтләнүен күрсәтә. Жир тукымалары гормоннар алышынуында актив катнашалар һәм аларның артуы гормоннар фоны бозылу, гормоннарга бәйле шешләр барлыкка килү хәвефен арттыра. Тән авырлыгын нормага китерү аналык, сөт бизләре, күкәйлекләр, ашказан асты, простата бизе рагы үсешен киметүгә ярдәм итә.
Контрацепция чараларын белеп куллану
Саклану чаралары куллану йөклелекне, абортларны, онкопатологияләрнең югары хәвефенә бәйле ВИЧ-инфекцияләрне, В, С гепатитларын, папилломовирус инфекцияләрен профилактикалауга булышлык итә.
Ультрашәмәхә нурлары белән сак эш итү
Кояш нурлары еш кына шеш авырулары үсешен тизләтү факторы була. Пляжда, шулай ук солярийларда артык кызыну меланома үсешенә, тире, сөт бизе һәм калкансыман биз рагы үсешенә сәбәп булырга мөмкин.
Туганнарында рак авыруы булганын белгән кеше даими рәвештә профилактик тикшерүләр үтеп торырга тиеш.
Ныклы иммун яклавы — күп авырулардан иң яхшы профилактика. Иммунитетны саф һава астында даими йөреп, бинаны әледән-әле җилләтеп, витамннар кабул итеп, диңгез ярлары буенда, урманда ял итеп күтәрергә була.
Стресслар, депрессияләр белән көрәшү
Шешләрне профилактикалауда омтимизм, негатив хәлләр белән эш итә белү зур роль уйный. Кайбер кешеләргә бу мәсьәләдә психотерапевт консультациясе рәвешендә профессиональ ярдәм таләп ителә.
Истә тотыгыз: авыруны дәвалауга караганда, кисәтү җиңел
Шеш авыруларын кисәтүдә даими рәвештә диспансеризация үтүнең әһәмияте зур. Ел саен флюорография тикшерүе, белгечләр каравы (гинеколог, уролог, окулист, лор-табиб), кан һәм сидек анализлары, шеш маркерларын ачыклауга анализлар, 40 яшьне узган хатын-кызларга маммография, ультратавыш тикшерүләре шеш үсеше алдындагы хәлне һәм авыруның башлангыч стадиясендә ачыклау мөмкинлеге бирә.
Үз сәламәтлегеңә дөрес мөнәсәбәт, профилактиканың элементар кагыйдәләрен үтәү һәм даими профилактик тикшерүләр үтеп тору кешегә яман шеш үсешен 90 процентка киметергә ярдәм итә. Ә бу инде беркадәр тырышлык салып бирелгән гомерне куркыныч авыруларсыз яшәү дигәнне аңлата.
Үзегезне саклагыз! Сәламәт һәм бәхетле булыгыз!
Раушания ХӘБИПОВА, үзәк район дәваханәсе табиб-онкологы, РФ һәм БРның Саулык саклау отличнигы.
Бөтендөнья рак авыруына каршы көрәш көне чикләрендә, 4 февраль көнне, көн дәвамында, районда яшәүчеләр алдан язылмый, профилактик тикшерелү максатында үзәк район дәваханәсе онкологына һәм участок терапевтларына мөрәҗәгать итә алалар.