Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
29 гыйнвар 2019, 11:09

Балтач районында саулык саклау системасын үстерүдә Фәридә Хөсәинованың да өлеше зур

Агымдагы елда Башкортстанда Саулык саклау системасы оешуның 100 еллык юбилее билгеләнәчәк. Бу данлы датага Балтач ак халатлылары да әзерлек алып бара.

Агымдагы елда Башкортстанда Саулык саклау системасы оешуның 100 еллык юбилее билгеләнәчәк. Бу данлы датага Балтач ак халатлылары да әзерлек алып бара.
Бүген сүзебез Башкортстанның атказанган саулык саклау хезмәткәре, Башкортстанның Саулык саклау отличнигы, югары категорияле табибә Фәридә Фатыйх кызы Хөсәинованың озак еллар дәвамында шушы өлкәдә салган тырыш хезмәте турында.
Фидакарь хезмәтен бәһалап бирелгән, шәхси архивында сакланган бер кочак Мактау грамоталары, халык рәхмәте, бәхетле аналар елмаюы һәм сәламәт сабыйларның дөньяга аваз салу шатлыгын кичерү — ак халатлы изге һөнәр иясенең иң сөенечле мизгелләредер.
1977нче ел. Башкорт дәүләт медицина институтының „дәвалау эше” факультетын тәмамлаган кыз, Уфа шәһәрендәге 8 санлы дәваханәдә акушерлык һәм гинекология буенча интернатура үтә. 1978 елның августында Балтач районына кайта һәм шуннан башлап Фәридә Фатыйх кызының хезмәт юлы Балтач үзәк район дәваханәсенә бәйле. Гомере буе (39 ел дәвамында) бала тудыру бүлеге мөдире була. Ике ел элек бүлек эше туктатылганнан соң — хатын-кыз консультациясе табибы. Хирургия бүлеге каршындагы 6 урынлык гинекология авырулары белән килгән хатын-кызларның сәламәтлек торышын күзәтү, аларны дәвалау да Фәридә Хөсәинова җаваплылыгында.
Кырык елдан артык хезмәт юлында уникаль очракларга бер генә тапкыр юлыкмаган.
—Үзебез „үлеп терелгән” мизгелләр күп булды. Ике очракка тукталып үтим әле, — дип сүз башлады әңгәмәдәшем. — 1980нче еллар башы. Гыйнвар ае. Шимбә көн. Бүлеккә бәбиләргә килгән Курач авылы хатыны мунча керергә сорап кайтып китте. Иртән килә алмады. Көчле буран чыкты. Йөкле хатынның кисүли башлавын хәбәр иттеләр. Иртәнге алтыдан ашыгыч ярдәм машинасына утырып акушерка белән юлга чыктык. Тозлыбин авылы турысыннан машина үтә алмады, юлны кар баскан. Төшеп калдык һәм энергетикларның танкеткасына утырып Иванай авылына кадәр килдек. Танкетка Көнтүгешкә борылды. Иванайдан Уразайга кадәр „Беларус” арбасы башында килеп җиттек. Авылга тукталганда өй телефоннарыннан шалтыратып бәби көткән ананың хәлен белешәбез. Уразайда каенатам ат җигеп, ат чанасында безне Чокалы авылына илтте. Юлга чыгуыбызга унике сәгать дигәндә Чокалыга барып җиттек. Курач авылыннан дәваханәгә юлланган йөкле хатын Чокалы фельдшеры Светлана апа Хаҗиуллинаның өендә бәбиләгән. Кыз бала туган. Безне Светлана апа чыгып каршы алды. Барыбызны да чәйләр эчерде. Үзе дулкынлана. Кичкә буран тынды. Ашыгыч ярдәм машинасы да килеп җитте. Һәм без, кичке сәгать җидедә бәби белән ананы алып Балтачка юлландык. Бу вакыйгага күп вакыт үтте. Ул көнне дөньяга килгән кыз үзе ана кеше хәзер. Очрашканда бу истәлекләрне искә алабыз...
Тагын бер истә калырлык вакыйга Иске Тимкә авылында була. Төнге сәгатьтә дәваханәгә шалтыраталар. Йөклелек катлаулы үткән хатын кисүли башлый. Ак халатлылар ярдәмгә ашыга, юлга чыга.
—Телефоннан хатынның ире шалтыратты, тиз генә килеп җитүне сорады. Без аның каршы алуын сорадык. Авылга барып кергәндә тау башында төнлә кулына кызыл яулык болгап булачак әти каршы алды. Барып җитү белән ашыгыч ярдәм күрсәтеп, системалар куеп ананы да, баланы да саклап кала алдык...
Тынгысыз хезмәт елларында иңнәренә йөкләнгән зур җаваплылыкны намус белән үтәгән табибәнең үткәннәрдәге тырышлыгы өчен күңеле тыныч. Ул бүген дә хатын-кызларның сәламәтлеге сагында тора. Акушерка Раушания Сәитова белән аңлашып эшлиләр.
Кабул итүләр, диспансер карау үткәрәләр. Йөклелекнең унике атнага кадәр вакыт эчендә булачак аналарны күзәтү астына алалар. Атна саен аларны чакырып йөклелек агымын, яралгының ана карынында үсешен күзәтәләр. Тайпылыш булса, хатын-кызларны Бөре районара перинаталь үзәккә, республика клиник дәваханәсенә, Уфа шәһәрендәге перинаталь үзәккә юллыйлар.
Төнге сәгатьләрдә, кискен очракларда сабыйларны үзәк район дәваханәсендә кабул итәләр. Узган елда шундый алты очрак теркәлгән. Бер очракта сабый операция юлы белән дөньяга аваз салган.Тәҗрибәле табибә белдерүенчә, бала тудыру бүлеге эшчәнлеге Балтачта алып барылганда елына 50шәр операция ясалган.
Табибәдән бүгенге хатын-кызларның сәламәтлек торышы белән кызыксындым.
—Кызганычка каршы, хатын-кызның балага узганчы ук сәламәтлек торышы шәпле түгел. Яшь кенә хатын-кызлар хроник авырулардан интегәләр. Кешенең иммунитеты түбән. Йөклелекнең тәүге айларыннан аяклары шешенә, кан басымнары күтәрелә. Бу үзгәрешләр туасы сабыйның сәламәтлегенә дә тәэсир итә. Элек басуда, яланда каерып печән чабып килеп бәби тапкан корыч кебек тазалыкка ия хатын-кызлар юк хәзер. Яшьләргә, булачак аналарга шуны әйтер идем: сәламәт бала табасың килсә, алдан уйларга кирәк.
Гиппократ антына тугры табибә профилактик әңгәмәләргә зур игътибар бүлә. Аның көндәлек эше дәвалау гына түгел, булган авырулар яңармасын өчен фәһемле киңәшләр бирү дә. Бу — профилактик эш һәм ул стационар ярдәм күләме кимегән шартларда медицина эшчәнлегендәге юнәлешләрнең берсе.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: