Фельдшер-акушер пунктларының авыллар халкы өчен әһәмияте аеруча зур. Соңгы вакытта республика максатчан программаларына ярашлы, урыннарда фельдшер-акушер пунктларын заманча шартларга җиткерү хәстәрлеге күрелә. Авылларда модуль тибындагы, шулай ук капиталь типтагы фельдшер-акушер пунктлары биналары файдалануга тапшырыла. Бу программалар районда ничек тормышка ашырылуы турында матбугат чараларында бәян итеп торабыз.
Төпкелдәге, фельдшер-акушер пункты булмаган авыллар халкы да медицина ярдәменнән мәхрүм булырга тиеш түгел. Нәкъ менә шул максат белән, республикада “Күчмә фельдшер-акушер пункты” проекты тормышка ашырыла башлады.
—Бу проект төпкелдәге авылларда яшәүчеләрнең дә медицина ярдәменә кулы җитәрлек булуын тәэмин итү максатында тормышка ашырыла,— ди үзәк район больницасы баш врачы Айдар Хәмәтов, халыкка медицина ярдәме күрсәтүне үстерү юнәлешендә Республика Хөкүмәте тарафыннан тоемлы ярдәм күрсәтелүен билгеләп.
Үзәк больницасының техник базасы ныгый. Әле күптән түгел генә учреждениенең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте автопаркы яңарыш кичергән иде. Шушы көннәрдә больница автопаркын ПАЗ автобусы базасындагы күчмә фельдшер-акушер пункты да тулыландырды. Республикага бүленгән 13 берәмлек күчмә ФАПның берсе бу.
—Әле янә УАЗ “Патриот” автомашинасы базасында бер реанимобиль кайтуын көтәбез, — ди Айдар Хәмәтов база тагын да ныгыячагын белдереп.
ПАЗ автобусы базасындагы күчмә фельдшер-акушер пункты 7151 мең сум тора. Бу бәягә торырлык та. Чөнки медицина ярдәме күрсәтү комплексы ул.
Бүген комплекс белән район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев һәм район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фирдәвес Рәхимов таныштылар.
Комплекс эчендә ике кабинет. Акушер ярдәме күрсәтү мөмкинлеге дә бар. Уңайлы барлык шартлар җиткерелгән. Идән җылытыла. Кабинетларны җылыту автомобиль двигателеннән аерым башкарыла. Ул бензин ягулыгында эшләүче корылма белән җиһазландырылган. Комплекс стационар электр челтәренә дә тоташтырыла ала. Чирләрне ачыклау өчен поликлиникада нинди корылмалар кулланылса, аларның портатив үрнәктгеләре комплекс эчендә барысы да бар. Ул тулысынча копьтерлаштырылган. Мәсәлән, ЭКГ мәгълүматларын алып шундук республика кардиоүзәгенә җибәрергә мөмкин. Канга биохимик анализ үткәрү мөмкирнлеге булуы үзе бер өстенлек. Үпкәгә ясалма вентиляция үткәрү җайланмасы, йрәк режимы бозылган очракта электроимпульс терапиясе үткәрү өчен дефибрилятор да фельдшерның кул астында. Фельдшер җыелмасы, реанимация үткәрү җыелмасы кебек махсус әсбаплар белән җиһазландырылган. Шулай ук кирәк-яракларны саклау өчен суыткыч бар. Кирәк икән, кондиционерны эшкә кушарга мөмкин.
— Комплекс өч билгеләнештә эшләячәк. Беренче чиратта ул төпкелдәге авыллар халкына медицина ярдәме күрсәтсә. Икенчедән Авыллардагы ФАП мөдирләре дә отпускка чыкмый тормый. Авыл фельдшеры вакытлыча ялда булганда күчмә ФАП ярдәмгә киләчәк. Шулай ук махсус белгечләрнең , графикка ярашлы, авылларга чыгып медицина караваы үткәрүе планлаштырыла. Карау графигын больница сайтына һәм социаль челтәрләрдә урныштырачакбыз,— ди үзәк район больницасы баш врачы Айдар Хәмәтов күчмә фельдшер-акушер пункты комплексының эш планы белән таныштырып.
Үзәк район больницасының кучмә фельдшер-акушер пунктына шәфкать туташы Гөлфинә Хәйбуллина мөдирлек итәчәк.
Районның сәламәтлек саклыгы системасы базасы ныгыганнан ныгый. Күрелгән хәстәрлекнең халык сәламәтлеген ныгытуга йогынтысы уңай булыр.