Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 гыйнвар 2019, 12:27

Балтач районының унөч авылы халкына терапевт Мальвина Шәйхетдинова медицина хезмәте күрсәтә

Тәтешле районы кызы Мальвина Шәйхетдинова икенче ел Балтач үзәк район дәваханәсендә участок терапевты булып эшли.

Тәтешле районы кызы Мальвина Шәйхетдинова икенче ел Балтач үзәк район дәваханәсендә участок терапевты булып эшли.

Ул хезмәтләндергән җиденче участокка 13 авылда яшәүче 2050 кеше карый. Шәфкать туташы Татьяна Трофимова белән һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә бер авылга чыгалар, халыкны кабул итү оештыралар. Нигездә олы буын кешеләре яшәгән авыл халкы ак халатлыларны көтеп ала.
—Участокта 6 фельдшер-акушерлык пункты эшли. Авыл кешеләрен анда да кабул итәбез. Беренче группа инвалиды булган өч кеше, авыр хәрәкәтләнгән ике кеше, Бөек Ватан сугышын үткән бер ветеран яши участокта. Аларның өйләренә барып саулык торышын тикшерәбез, — ди Мальвина Дамир кызы.
Белгечләр әйтүенчә, урыннарга чыгу бик кирәк. Диспансеризация үтүдән, медицина тикшерүеннән баш тарткан кешеләрнең сәламәтлек торышын тикшерәләр. Нәкъ менә шул диспансеризация, медицина тикшерүе үткәндә күпләрдә югары кан басымы, онко, дабет, стенокардия кебек авырулар ачыклана һәм алар диспенсер исәпкә куела. Арытабан инде, бу категориягә кергән авыл кешеләре белгеч күзәтүе астына алына һәм даими тикшерү үтеп торалар.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: