Балтач таңнары
-5 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 гыйнвар 2019, 11:59
Бөре медицина округында бердәнбер гериатрия медицина ярдәме Балтачта күрсәтелә
Башкортстанда беренчеләрдән, Бөре медицина округында бердәнбер халыкка гериатрия медицина ярдәме Балтач үзәк район дәваханәсендә күрсәтелә.
Башкортстанда беренчеләрдән, Бөре медицина округында бердәнбер халыкка гериатрия медицина ярдәме Балтач үзәк район дәваханәсендә күрсәтелә.
Уфа шәһәрендә туып-үскән, Балтачта хезмәт юлын дәвам иткән белгеч Дилара Гәрәева участок терапветы һәм гариатр эшен теләп башкара.
Эш яшеннән өлкән яшьтәге 5000гә якын кеше — аның пациентлары.
—Пациентларга өстәмә тикшерү үткәрәбез. Терапевт карамаган яклар, әйтик, кешенең психик хәл-торышы, тән авырулары һәм башкалар безнең күзлектән карала. Альцгеймер авыруыннан җәфаланган бер авыру исәптә тора. Поликлиникада гериатр буларак авыруларны кабул итәм. Чакырулар буенча урыннарга чыгам. Кеше әлегә безнең хезмәт турында бик белеп тә бетерми. 14.00—16.00 сәгатьләрдә гериатрия бүлмәсендә кабул итәм. Ниндидер тайпылышлар булган пациентларны участок терапевтлары безгә юллый. Шулар белән эш итәм, — ди яшь белгеч Дилара Рәиф кызы.
Гериатрия шәфкать туташы Гөлназ Хәсәнова белән аңлашып эшлиләр. Пациентлар белән тестлар, әңгәмәләр үткәрәләр.
Олы яшьтәге гражданнарга махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү йөзеннән булдырылган гериатрия хезмәтен үзәк район дәваханәсе җитәкчелеге дә кирәкле хезмәт дип билгели.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде