Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
18 гыйнвар 2019, 16:28

Яшь терапевт Гөлнара Минуллина үз участогындагы 2000гә якын кешегә медицина ярдәме күрсәтә

Калтасы районы сылуы Гөлнара Фәндәвис кызы Минуллина хезмәт юлын Балтач үзәк район дәваханәсендә башлаган.

Калтасы районы сылуы Гөлнара Фәндәвис кызы Минуллина хезмәт юлын Балтач үзәк район дәваханәсендә башлаган.
Беренче генә ел эшләгән табибә — участок терапевты. Алтынчы санлы Түбән Сикияз участогында 18 яшьтән өлкән 2000гә якын кеше ак халатлы карамагында.
Атнаның билгеләнгән бер көнендә авылларга чыгып кабул итүләр оештыра. Унике авылның алтысында фельдшер-акушерлык пунктлары эшли. Табибә ФАПларда кабул итә, өйләрдә булырга да өлгерә.
—Участокта беренче группа инвалиды, бер Бөек Ватан сугышын үткән ветеран, 3 ветеранның тол калган тормыш иптәше, Чечен сугышын үткән биш ир-егет яши. Урын өстендәге инвалидлар да бар, — ди Гөлнара Фәндәвис кызы. — Балтач халкы мине үз кызыдай кабул итте. Эшемне яратам. Коллектив тату, халык белән аңлашып эшләргә була...
Табибәнең эш кабинетында Түбән Сикияз авылынннан медицина тикшерүе үтәргә килгән өлкән яшьтәге пациент Әлфия Галләмова да фикерен белдереп калырга ашыкты:
—Участок терапевтыбыз эшеннән бик канәгатьбез. Кабул итүгә алдан язылабыз. Билгеләнгән сәгатьтә кабул итәләр. Озын чиратта көтеп басып тору юк. Тәртип. Гел шулай булсын!
Дәваханәдә кертелгән тагын бер яңалыкка тукталып үтү дөрес булыр. Хәзер һәр пациентның картасы участок терапевты кабинетында саклана. Табибка язылып кергәндә карта эзләп йөрисе юк. Нинди белгечкә язылган булсаң, участок шәфкать туташы картаны илтә, шул сәгатькә картаң кирәкле кабинетта сине „көтә”.
***
Ләлә Гәрәева, Фәйрүзә Хәмәдуллина, Эрнст Кәримов, Гүзәл Маликова, Рәмилә Сираҗетдинова, Луиза Хаҗимуллина, Резеда Сардртдинова, балтачлылар хөрмәтен яулаган бик күп башка табиб һәм табибәләр үрнәгендә участок терапевты Мальвина Шәйхетдинова, гериатр (бер үк вакытта участок терапевты да) Дилара Гәрәева, педиатрлар һәм башка яшь белгечләр, хезмәт юлын Балтачта дәвам итә.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: