Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 гыйнвар 2019, 13:37

Балтачта быел кемнәр диспансеризация үтәргә тиеш?

Түбәндә китерелгән елларда туган кешеләр 2019 елда диспансеризация үтәргә тиешләр: 1920, 1923, 1926, 1929, 1932, 1935, 1938, 1941, 1944, 1947, 1950, 1953, 1956, 1959, 1962, 1965, 1968, 1971, 1974, 1977, 1980, 1983, 1986, 1989, 1992, 1995, 1998.

Түбәндә китерелгән елларда туган кешеләр 2019 елда диспансеризация үтәргә тиешләр: 1920, 1923, 1926, 1929, 1932, 1935, 1938, 1941, 1944, 1947, 1950, 1953, 1956, 1959, 1962, 1965, 1968, 1971, 1974, 1977, 1980, 1983, 1986, 1989, 1992, 1995, 1998.
Ел саен диспанеризация үтү карала:
-Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм хәрби хәрәкәтләрдә инвалидлык алганнарга, шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашканнарга, гомум авырулар буенча, хезмәттә имгәнүләр алып инвалид булганнарга;
-„Блокадалы Ленинградта яшәүче” билгесе белән бүләкләнгән кешеләр, гомум авырулар буенча, хезмәттә имгәнүләр алып инвалид булганнарга;
-концлагерьларда тоткында булган балигъ булмаганнарга, Икенче Бөтендөнья сугышы чорында фашистлар һәм аларныњ союзниклары булдырган башка мәҗбүриләп тоту урыннарында булганнарга, гомум авырулар буенча, хезмәттә имгәнүләр алып инвалид булганнарга.
Диспансеризация үтү өчен нәрсәләр кирәк?
-Мәҗбүри медицина страховкалау полисы, паспорт.
-Поликлиникага беркетелгән булу — диспансеризация үтү өчен анда мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-Яшь буенча үтү. Диспансеризация өч елга бер тапкыр үткәрелә. Аны сезгә түбәндәге яшь тулган чоракта ел дәвамында үтәргә була: 21, 24, 27, 30, 36, 39, 42, 45, 48, 51, 54, 57, 60, 63, 66, 69, 72, 75, 78, 81, 84, 87, 90, 93, 96, 99 .
Юлиан ШАКИРОВ, поликлиника мөдире.
Читайте нас: