Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
29 декабрь 2018, 16:23

Асавка авылы фельдшеры Гөлсимә Гыйлемшина ягымлы сүзе белән дә дәвалый

Гөлсимә Гыйлемшина 1995 елдан башлап Асавка авылына фельдшер булып эшли.

Гөлсимә Гыйлемшина 1995 елның май аенда Асавка авылына фельдшер сыйфатында эшкә килә.

Абруйлы, озак еллар үз эшенең остасы булган элек фельдшер булып эшләгән Зөлфия апа хаклы ялга киткәннән соң бер-бер артлы килеп киткән яшь белгечләргә халык бераз сынабрак карый. Гөлсимә Рәдиф кызы сәламәтлек саклау өлкәсендә эстафетаны лаеклы кабул итә. Халыктан, аңа мөрәҗәгать итәргә туры килгән hәр кешедән аның турында бары тик мактау сүзләре генә ишетергә туры килә.
24 ел... Әйтүе генә ансат. Шушы еллар эчендә күпме йокысыз төннәр, авыруның сәламәтлеге өчен борчылулар, хезмәтеңнең җимешен — савыккан кешеләрне күреп шатланулар булганын Гөлсимә ханым үзе генә беләдер. Чынлап та, көн озынына эшләп кайткач та, ишек шакып чакыруга, кичен дә, төнен дә , буранмы, яшенле яңгырмы, авыл фельдшеры барлык эшен читкә куеп, авырулар янына ашыга. Кеше гомере өчен җаваплылык хисе аларда табибныкыннан ким түгел. Чөнки кемнеңдер гомере кыл өстендә торган чакта бар өмет аларда — авыл халкы өчен „бердәнбер табиб” булган фельдшерда гына.
Гөлсимә Рәдиф кызы фельдшер hөнәрен Уфа медицина училищесында үзләштерә. Уку чорында булачак фельдшерларны авырулар белән уртак тел табу, аларның психологиясен аңлап,тәннәренә генә сихәт бирми, ә җаннарына да шифа бирергә өйрәтәләр. Шуңа күрә Гөлсимә ханым авыл табибы гына түгел, чын психолог та дияргә була.
Бүгенге көндә Асавка авылы фельдшеры дәваланырга килүчеләрне эш урынында якты йөз белән каршы ала, төрле процедуралар үткәрә. Өлкән буын кешеләре hәм нәниләр белән дә уртак тел тиз таба. Эшенә зур җаваплылык белән карый. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәләр дә сабыр гына тыңлап, киңәшләр бирә.
Халык телендә „Атакдан күргән ук юнган, анадан күргән тун теккән”, дигән әйтем яши. Гөлсимә ханымның өч кызы— өч таянычы hәм горурлыгы. Ике кызы hөнәрләре буенча әниләренең юлын сайладылар. Өлкән кызы Ләйсән — Свердловск өлкәсендә шәфкать туташы, уртанчысы Гөлчәчәк Сургут шәhәрендә фармацевт булып эшли. Кече кызлары Алия мәктәптә белем ала.
Авылда фельдшер булып эшләү икеләтә җаваплылык таләп итә. Сер түгел, аларга педиатр да, күз табибы да, хәтта хирург да булырга туры килә. Авылдашлар арасында абруй казану, ышаныч яклау өчен белемле булу белән беррәттән, ачык йөзле, ягымлы булу да мөhим. Шөкер, Асавка авылы халкына әнә шундый гүзәл зат хезмәт күрсәтә.
Гөлсирә МИҢЛЕГАЛИЕВА.
Читайте нас: