Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 декабрь 2018, 17:21

Балтач үзәк район дәваханәсе махсус автомашаиналар паркын өр-яңа реанимобиль тулыландырды

Башкорстанның шәһәр һәм район дәваханәләренә 23 берәмлек ашыгыч ярдәм машиналары бирелде. Шунысы сөенечле, ГАЗель базасындагы реанимобильләрнең берсе Балтач үзәк район дәваханәсенә кайтарылды.

Башкорстанның шәһәр һәм район дәваханәләренә 23 берәмлек ашыгыч ярдәм машиналары бирелде. Шунысы сөенечле, ГАЗель базасындагы реанимобильләрнең берсе Балтач үзәк район дәваханәсенә кайтарылды.
Бу яңалыкны районда яшәгән кешеләрнең тормышын яхшыртыр, медицина ярдәмен тагын да уңайлырак итәр, дип кабул итте балтачлылар.
Балтачка кайтарылган махсус техника ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәмен күрсәтүнең заманча җиһазлары белән коралландырылган. Үпкәне ясалма сулыш алдыру, дефибриллятор, электрокардиограф, ингалятор, пульсоксиметр, кандагы глюкоза микъдарын ашыгыч үлчәү җайланмасы, шулай ук чемоданнар, шприц насослары, носилка һәм башка кирәк-яраклар белән комплектацияләнгән машина авыруга яки зыян күрүчегә урында ашыгыч диагностикалау үткәрү һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге бирә. Барлык автомобильләргә дә ГЛОНАСС навигация җайланмасы урнаштырылган.
Республика Хөкүмәте янә 172 берәмлек ашыгыч ярдәм машинасы алуга акчалар бүлгән. Бу, үз чиратында, шәһәр һәм районнардагы дәвалау учреждениеләренең автомобиль паркын тулыландыру һәм яңарту мөмкинлеге бирәчәк.
Белгечләр әйтүенчә, Балтач үзәк район дәваханәсенә 2015нче елда ГАЗ-221717 базасындагы һәм 2016нчы елда УАЗ базасындагы реанимобильләр кайтарылган иде.
Шушы көннәрдә кайткарылган өр-яңа реанимобильне водитель Фәнзәви Шәйхуллин хезмәтләндерәчәк.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: