Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
20 декабрь 2018, 00:18

Штәнде авылында типовой яңа фельдшер-акушер пункты ачылды

Яңа объект “Авыл территорияләрен үстерү” Федераль максатчан программа чикләрендә сафка кертелде.

Яңа объект “Авыл территорияләрен үстерү” Федераль максатчан программа чикләрендә сафка кертелде.
Штәнде авылы халкы бу көнне көтеп алды. Авылда исәптә торган 456 кешенең 150се пенсия яшендәгеләр. Олы буын вәкилләре еш авырыйлар, беренче медицина ярдәмен авыл ак халатлысыннан алалар.
Яңа объектны ачу тантанасында катнашкан район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, чикләнгән җаваплылыктагы “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыятенең генеральный директоры Шамил Шәрипов, Бөре районара медицина үзәге җитәкчесе Арсен Гарипов, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының авыл территорияләрен үстерү бүлеге начальнигы Рәфис Зайнуков, үзәк район дәваханәсе баш табибы Айдар Хәмәтов штәнделәр шатлыгын уртаклашып, мондый уңай үзгәрешләр киләчәктә авылның үсешенә юл ачылуын, күбрәк яшьләрнең авылда төпләнүенә китерүен теләделәр.
Ал тасманы кискәннән соң кунаклар авыл ак халатлысы, 40 ел гомерен халыкның саулыгын саклауга багышлаган Тәнзилә Гафурҗанова озатуында яңа объекттагы шартлар белән таныштылар.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.

Читайте нас: