Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
20 декабрь 2018, 17:50

Штәнде авылы халкына Тәнзилә Гафурҗанова медицина ярдәме күрсәтә

Штәнде авылында кичә ишекләрен ачкан яңа фельдшер-акушер пункты “Авыл территорияләрен үстерү” Федераль максатчан программа чикләрендә сафка кертелде. Бу инде бер ел эчендә районда төзелгән өченче ФАП.

Штәнде авылында кичә ишекләрен ачкан яңа фельдшер-акушер пункты “Авыл территорияләрен үстерү” Федераль максатчан программа чикләрендә сафка кертелде. Бу инде бер ел эчендә районда төзелгән өченче ФАП.
Штәнде авылы халкы бу көнне көтеп алды. Авылда исәптә торган 546 кешенең 150се пенсия яшендәгеләр. Олы буын вәкилләре еш авырыйлар, беренче медицина ярдәмен авыл ак халатлысыннан алалар.
Яңа ФАП төзелешен июнь аенда чикләнгән җаваплылыктагы „МРГ –Строй” компаниясе төзүчеләре башлаган иде. Төзелешкә 3,5 миллион сум акча сарыф ителгән. Яңа стационар ФАП авыл кешеләре өчен кирәк булган барлык функцияләрне үтәячәк.
Яңа объектны ачу тантанасында катнашкан район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, чикләнгән җаваплылыктагы “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыятенең генеральный директоры Шамил Шәрипов, Бөре районара медицина үзәге җитәкчесе Арсен Гарипов, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының авыл территорияләрен үстерү бүлеге начальнигы Рәфис Зайнуков, үзәк район дәваханәсе баш табибы Айдар Хәмәтов штәнделәр шатлыгын уртаклашып, мондый уңай үзгәрешләр киләчәктә авылның үсешенә юл ачылуын, күбрәк яшьләрнең авылда төпләнүенә китерүен теләделәр. Киләчәктә бу юнәлешләрдә Балтач җирендә эш дәвам иттереләчәге турында әйттеләр.
Ал тасманы кискәннән соң кунаклар авыл ак халатлысы, 40 ел гомерен халыкның саулыгын саклауга багышлаган Тәнзилә Гафурҗанова озатуында яңа объекттагы шартлар белән таныштылар.
Кырык ел дәвамында халык саулыгы сагында ару-талу белми хезмәт салган Тәнзилә Хисмәт кызы Башкортстанның атказанган медицина хезмәткәре, республиканың Саулык саклау отличнигы. Дүрт дистә ел гомерен ак халатлы хезмәтенә багышлаган Тәнзилә Гафурҗанова Республика клиник дәваханәсендә, Штәнде авылындагы „Балтач” совхозы профилакториенда эшләгән, тәҗрибә туплаган. 1991нче елдан башлап Штәнде авылындагы фельдшер-акушер пункты мөдире ул.
—Элекке ФАП иске мәктәп бинасында урнашкан, заман таләпләренә җавап бирми иде. Яңа бинада барлык уңайлыклар, халыкка квалификацияле беренчел медицина ярдәме күрсәтүгә мөмкинлекләр булдырылган, — ди ул.
Эш җитәрлек ак халатлыга. Егермедән артык кешегә өйләрендә медицина ярдәме күрсәтә. Бер яшькә кадәр яшьтәге — 4, 18 яшькә кадәрге 104 бала исәпләнә Штәнде авылында. Өч километр ераклыкта урнашкан Әрдәгеш авылында гомер иткән 32 кеше дә медицина ярдәмен Тәнзилә Хисмәт кызыннан ала.
Яшьләр арасында күбрәк профилактика, аңлату эшләре алып барган, үз эшенә җаваплы караган, аны ихлас күңелдән башкарган ак халатлы күптән авыл халкының ышанычын яулаган.
Зәләф ГӘРӘЙШИН, педагогик хезмәт ветераны:
—Авылыбызда яңа фельдшер-акушер пункты төзелешен хуплап, сөенеп кабул итек. Без бу көнне көтеп алдык. Чөнки авылда күпчелек олы буын вәкилләре яши. Әледән-әле фельдшер ярдәменә мохтаҗбыз: уколлар, системалар алабыз.
Яңа бина авылның йөзен ачып, туган Штәндебезнең ямен арттырды. Безнең авыл халкы турында хәстәрлек күргән җитәкчеләргә рәхмәтлебез!
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: