Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
7 декабрь 2018, 18:09

Тутагач авылында модуль үлчәмендәге фельдшер-акушер пункты ачылды

Бүген Тутагач авылы халкы шатлыклы вакыйга шаһиты булды. Авылда өр-яңа фельдшер-акушер пункты бинасы ишекләрен ачты.

Бүген Тутагач авылы халкы шатлыклы вакыйга шаһиты булды. Авылда өр-яңа фельдшер-акушер пункты бинасы ишекләрен ачты.
Районда икенче модульле фельдшер пункты бу. Беренчесе агымдагы ел башында Мата авылында ачылган иде. Тантанада район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, 2015-2018 елларда Балтач үзәк район дәваханәсе баш табибы вазифасында уңышлы эшләгән, аның башлангычында яңа проект чикләрендә Балтач җирендә заманча ФАПлар төзелеше башлангыч алган, бүген Бөре районы үзәк район дәваханәсе баш табибы Арсен Гарипов, Балтач үзәк район дәваханәсе баш табибы Айдар Хәмәтов, районның авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Илгиз Әхвәс улы Тутагач авылының Үзәк урамында тергезелгән өр-яңа мәчет, фельдшер-акушер пунктларының халыкка озак хезмәт итүен, ак халатлыга күбрәк профилактик максатларда мөрәҗәгать итәргә туры килүен теләде.
—Мөмкинлектән файддаланып, авыл халкының мөрәҗәгатен искә алып, шунысын да әйтим, яңа фельдшер пункты урнашкан Үзәк урамны яктыртачакбыз. Барысы да яхшы булачак! — диде Илгиз Әхвәс улы.
Республиканың безнең район караган зонасындагы дәвалау учрежденеләренең кураторы Арсен Инил улы Гарипов тутагачлыларны республика Сәламәтлек саклау министрлыгы, Бөре округы исеменнән тәбрикләде.
—Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының төп бурычы — халыкны медицина ярдәме белән тәэмин итү. Республика оешуның 100 еллыгы алдыннан йөзләрчә өр-яңа модульле фельдешр-акушер пунктлары төзелеше башланды. Балтачта монысы икенче объект. Алдагы ике-өч елда унга якын шундый ук фельдшер-акушер пункты төзеләчәк. Бу инде авылларда яшәүче халык тагын да уңайлырак шартларда медицина ярдәме алачак, дигән сүз. Үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләренә килгәндә, анда үз бурычларына намус белән караган ак халатлылар көч сала. Фельдшерларыгызны хөрмәт итегез, сәламәт булыгыз! — диде Арсен Гарипов.
Үзәк район дәваханәсе баш табибы Айдар Хәмәтов әйтелгәннәргә өстәп, максатчан программалар исәбенә авыллар халкына медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты яхшыруын билгеләде.
Авыл халкы исеменнән пенсия яшендәге Зөлфирә Гайниева чыгыш ясады, яңа объект өчен рәхмәт белдерде. Һәм җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп авылны газлаштыру эшен тизләтү мәсьәләсен күтәрде. Авыл имамы Хәлфәт Зараев фельдшер-акушер пунктына сирәгрәк аяк басар өчен авылдашларын янәшәдәге мәчеткә ешрак юлланырга чакырды.
Тантананы район мәдәният сарае үзешчәннәре музыкаль номерлар белән бизәде.
Ал тасманы Илгиз Субушев, Арсен Гарипов, Айдар Хәмәтов кисте. Аннары кунаклар яшь белгеч Артур Сәитов эшләгән фельдшер-акушер пунктындагы шартлар белән таныштылар.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
(Тулы язма белән „Балтач таңнары” гәзите битләрендә танышырсыз).








Читайте нас: