Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
6 декабрь 2018, 17:45

Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбендәге хәл ул кадәр куркыныч тудырмый

Иске Балтач авылыны 1 санлы урта мәктәбендә бер малайның безнең тарафларда моңа кадәр ишетелмәгән чир белән авыруы турында хәбәр күпләрне хафага салды.

Иске Балтач авылының 1 санлы урта мәктәбендә бер малайның безнең тарафларда моңа кадәр ишетелмәгән чир белән авыруы турында хәбәр күпләрне хафага салды.

“Мәктәптә бер бала менингококк инфекциясе йоктырган. Бала хастаханәдә ята. Ни өчен уку йортын тулысынча карантинга япмыйлар икән?”—дип көннең икенче яртысында редакциягә шалтыраттылар.
Бу хәл дөресме? Хастаханәдә мәсьләгә ачыклык кертергә ашыгып бармадылар. Мәктәп дирекциясе белән бәйләнешкә чыгарга туры килде.
Уку йорты директоры Фәнис Шәймөхәмәтов аңлатуынча, хәлне район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Роспотребнадзорның төбәк идарәсе күзәтү астында тота. Чир йоктыру шиге булган 3”а” сыйныфында укыган малай әлеге вакытта хастаханәдә дәвалау курсы үтә.
Мәктәптә эчке карантин игълан ителгән. Уку йортының ишекләре тулысынча ябык түгел, дигән сүз бу.
—Бүген 3”а” сыйныфы укучыларын мәктәпкә китермәдек. Иртәгә алар да укыячак,—диде Фәнис Шәймөхәмәтов, хәлнең куркыныч чиккә үк барып җитмәгәнлеге турында белдереп.
Дирекция мәктәпне тулысынча карантинга ябу турында карарга килгән булган. Роспотребнадзорның төбәк идарәсе белгечләре белән киңәшләкәннән соң эчке карантин белән чикләнгәннәр.
Димәк, мәктәп үз эшен дәвам итә ала. Тик ун көн дәвамында анда чит кешеләр керүе тыела. Шулай ук ата-аналар да мәктәпкә керә алмый. Шулай ук карантин көннәрендә мәктәптә класстан тыш чаралар оештыру рөхсәт ителми. Мәктәпкә яңа укучылар кабул итү дә тыелып тора.
Мәктәптә дезинфеция ясалган. Чирләгән малай укыган сыйныф бүлмәсе дә дезинфекцияләнеп, җилләтелгән. Кыскасы, паникага бирелергә урын юк.


Читайте нас: