Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 сентябрь 2018, 18:44

Йөрәк авырулары сезне борчымасын!

29 сентябрь Бөтендөнья йөрәк көне буларак билгеләнә. Бу датаның максаты – йөрәк-кан тамыры авырулары эпидемиясенең куркынычы турында җәмгыятькә искәртү.

29 сентябрь Бөтендөнья йөрәк көне буларак билгеләнә. Бу датаның максаты – йөрәк-кан тамыры авырулары эпидемиясенең куркынычы турында җәмгыятькә искәртү.
Йөрәкнең ишемик авыруы — дөньяда иң таралган авыру. Русиядә эш яшендәге һәр җиденче кеше бу авырудан җәфа чигә. Йөрәк — уникаль орган, ул үзенә күрә бер насос һәм көнгә 100 мең тапкыр тибә. Йөрәк кысылган саен эчке органнарга, шул исәптән, йөрәкнең үзенә дә кан үтеп керә, аны кислород һәм башка туклыклы матдәләр белән баета. Йөрәк мускуллары туклануының начараюын ишемия диләр. Шуңа күрә бу авыру йөрәкнең ишемик авыруы дип атала.

Ни өчен бу авыру килеп чыга? Аңа китергән хәвеф нидә?
Беренчедән, кешенең яше турында әйтер идем. 45 яшьне узган ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкән хатын-кызлар арасында йөрәкнең коронар авыруы килеп чыгу хәвефе зур.
Гаиләдә әгәр дә туганнар арасында берәр кеше йөрәкнең ишемик авыруын, стенокардия яки 55 яшендә ишемик өянәк үткәргән икән, башкаларда да йөрәкнең коронар авыруы үсеше арта. Гаиләдә йөрәк авыруларыннан җәфа чиккән кеше булса, үзегезгә югары медицина игътибары таләп итегез.
Холестеринның югары дәрәҗәдә булуы, диета сакламау, көйрәтү, диабет, югары кан басымы, симерү, аз хәрәкәтләнү, эмоциональ стресс — болар барысы да йөрәк авыруларына китергән сәбәпләр.

Дөрес тукланасызмы?
Барлык файдалы матдәләр дә булган бер генә азык-төлек тә юк. Шуңа күрә туклану төрләндерелгән һәм түбәндәге продуктларны үз эченә алган булырга тиеш:
ит, сөт, эремчек, сыр, каймак, түбән жирлыктагы йогырт, балык һәм диңгез продуктлары;
үзегез яшәгән җирдә үскән яшелчә, җиләк-җимеш кулланыгыз. Алар сәламәтлеккә уңай йогынты ясый һәм үсемлек нигезендәге азык аз калорияле. Җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр йөрәк һәм тамырлар эше өчен файдалы витаминнарга, клетчаткага бай. Соңгысы эчәклекләрнең эшен дә көйли. Урта зурлыктагы ике алма ашап организмның клетчаткага тәүлеклек мохтаҗлыгын тулыландырырга була;
көрпәле оннан пешерелгән икмәк, боткалар, макарон эшләнмәләре — болар барысы да эчәклекләрнең яхшы эшләвенә ярдәм итә.

Нинди азык-төлекне чикләргә?
Майлы азыктан тыш, татлы ризыклар, алкогольне чикләргә кирәк. Алар югары калорийлы. Кулланылган азыкның күләме сарыф ителгән энергиягә туры килергә тиеш. Юкса кулланылмаган энергия, артык авырлык булып жирга “туплана”.

Йөрәкнең ишемик авыруын булдырмас өчен нәрсә эшләргә?
Көйрәтүне туктатырга. Көйрәтү йөрәкнең туклануын начарайта һәм ишемик авыру үсешен тизләтә.
Дөрес тукланырга. Күбрәк ит һәм аз майлылыктагы сөт продуктлары кулланырга. Аларда холестерин аз.
Рационга күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш кертергә.
Балык һәм диңгез продуктлары турында онытмаска.
Татлы ризыклар, алкоголь, сыраны, тоз, консервланган, ысланган әйберләрне чикләргә.
Көнгә аш, чәй һәм сокларны да кертеп 1,5 литрдан күп булмаган күләмдә сыекча кулланырга.
Күбрәк хәрәкәтләнергә.
Стресслар белән идарә итәргә өйрәнергә, сәламәтлек өчен файдалы итеп ял итә һәм тормыштан куаныч таба белергә өйрәнегез!
Үзәк район дәваханәсендә Йөрәкнең ишемик авыруыннан җәфа чиккән авырулар өчен мәктәп эшли. Без саулыгыгызны сакларга өйрәтербез һәм ярдәм итәрбез. Барлык теләүчеләрне үзләренең участок терапевтларына мөрәҗәгать итәргә чакырабыз.
Йөрәгегезне саклагыз, сәламәт булыгыз!
Эмма МИҢНЕГАЛИЕВА, Балтач үзәк район дәваханәсе табиб-кардиологы.

Читайте нас: