Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
25 сентябрь 2018, 15:50

“Балтач таңнары” хезмәткәрләре уколдан курыкмый

Балтач районында гриппка каршы прививка ясату кампаниясе башланды.

Балтач районында гриппка каршы прививка ясату кампаниясе башланды.
Кайберәүләр привка, укол дисәң, аларны ясатмас өчен җанын бирергә әзер.
Әлбәттә, прививка ясату-ясатмау һәркемнең үз иркендә. “Балтач таңнары” гәзите редакциясе хезмәткәрләре вакцина гриппка каршы торуның иң ышанычлы чарасы икәнлеген яхшый аңлый. Редакциянең иҗат коллективы зур түгел. Бер хезмәткәр чирләде исә, эш шундук авырлаша. Моны аңлаган иҗатташлар эпидемия башланганчы прививка ясатып калырга булдылар.
—Әлеге вакытта пациентларга чит илдә җитештерелгән вакцина белән прививка ясыйбыз. Прививка ясагалннан соң, 14-21 көн эчендә кеше организмында иммунитет барлыкка килә. Вакцинацияләнгән кеше алдагы алты айдан алып бер елга кадәр вакыт эчендә грипп белән чирләми,—ди терапевт Ләлә Гәрәева, прививка ясату отышлы булуына басым ясап.

Читайте нас: