Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
30 август 2018, 12:36

1 октябрь — социаль хезмәтләр җыелмасын алу формасын үзгәртүгә гаризалар кабул итүнең соңгы көне

Социаль хезмәтләр җыелмасы федераль льготник статусы булган гражданнарга кагыла. Ел саен алар 1 октябрьгәкадәр социаль хезмәтне нинди төрдә кулланырга: натурль төрдәме, әллә акчалатамы, — хәл итәргә тиешләр.

Социаль хезмәтләр җыелмасы федераль льготник статусы булган гражданнарга кагыла. Ел саен алар 1 октябрьгәкадәр социаль хезмәтне нинди төрдә кулланырга: натурль төрдәме, әллә акчалатамы, — хәл итәргә тиешләр.
Быел алдагы 2019 ел өчен социаль хезмәтләр җыелмасын алу формасын үзгәртү турындагы гариза бирү срогы 2018 елның 30 сентябрендә чыга. Бу ял көненә туры килә. Законга ярашлы, әгәр дә бу көн ял көненә туры килсә, Пенсия фондының клинетлар белән эшләү хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать итү ялдан соңгы көндә башкарыла, ягъни, быел 1нче октябрьдә.
Әлеге вакытта социаль пакетның бәясе аена 1075,19 сумга тиң, шул исәптән: 828,14 сум — тиешле дару препаратлары белән тәэмин итүгә;
128,11 сум — санаторий-курорт дәвалануына путёвкалар алуга;
118,94 сум — дәвалану урынына тимер юлда, шулай ук шәћәрара транспортта бару ћәм кайтуга тотынуга билгеләнгән.
Әлегә кадәр алган тәртипне үзгәртергә теләмәгән очракта гариза бирергә кирәкми. Әгәр дә гражданин тәртипне үзгәртергә тели икән (мәсәлән, әле акча ала, ә алдагы елның 1нче гыйнварыннан натураль түләүләр алырга тели), гариза бирергә кирәк. Бирелгән гариза, льготник үзенең сайлавын үзгәрткәнче үзгәрми.
Русия пенсия фонды Идарәлеге әгъзасы, Башкортстан Республикасы буенча управляющий Фоат Хантимеров белдерүенчә, республикада 321 мең федераль ташламалардан файдаланучы (льготник) яши. Шуларның 287 меңнән күбрәге (98 проценты) социаль хезмәтләрнең тулы җыелмасына яки аның өлешләренә акчалата компенсация ала.
Русия Пенсия фондының Башкортстандагы бүлекчәсе матбугат хезмәте.
Читайте нас: