Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 август 2018, 17:45

Балтач үзәк район дәваханәсендә яңа тикшерүләр үткәрелә

Балтач үзәк район дәваханәсендә яңа лаборатория тикшерүләре үткәрелә башлады.

Балтач үзәк район дәваханәсендә яңа лаборатория тикшерүләре үткәрелә башлады.
Алар гражданнар һәм оешмалар исәбенә башкарыла.
Әлегә кадәр сидектә наркотик һәм психотроп матдәләрне билгеләүгә химия-токсикология тикшерүләре үтү өчен балтачлылар Уфа шәһәренә йөрергә мәҗбүр булса, хәзер бу анализларны урында, үзебезнең дәваханәдә эшләтергә мөмкин. Бу анализлар беренче чиратта кемнәргә кирәк?
Утлы корал ияләренә, ведомстводан тыш саклау бүлеге, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә медицина ягыннан каршы күрсәтмәләр булмавын ачыклау өчен әлеге анализлар таләп ителә.
Икенче төр анализлар онкомаркерларны билгеләүгә кагыла.
СА 15-3 (сөт бизе)
СА 19-9 (ашказан асты бизе)
Онкомаркерларны табу организмдагы шешләр барлыгына шикне башлангыч стадиясендә ачыклау һәм масштаблы скрининг тишерүләре үткәрү, дәвалау процессында авыруның динамикасын күзәтү мөмкинлеге бирә.
Шулай ук лаборатория йогышлы иммунология буенча тикшерүләрнең яңа төрләрен үткәрүгә дә махсуслашкан. Аерым алып караганда:
Микоплазма антигеннарына А, G классындагы иммуноглобулиннарны ачыклау
Уреплазма антигеннарына A,G классындагы иммуноглобулиннарны ачыклау
Аскарида антигеннарына G классындагы иммуноглобулиннарны ачыклау
Лямблий антигеннарына A, M, G классындагы иммуноглобулиннарны ачыклау.
Тикшерүләр заманча лаборатория-диагностикалау җиһазларында башкарыла. Бу, үз чиратында, тикшерүләрнең нәтиҗәләрен сыйфатлы итү мөмкинлеге бирә.
Үзәк район дәваханәсе сайтыннан
http://baltach-crb.ru алынган мәгълүматларга нигезләнеп Аида ХӘЙРТДИНОВА әзерләде.
Читайте нас: