Башкортстанда быел кызамык белән авыру очраклары теркәлде. Хәл контрольдә тотыла, очраклар бер-берсе белән бәйле түгел.
Җәмәгатьчелектә борчу тудырган хәл беребезне дә битараф калдыра алмый. Хәл-торыш имин дип саналса да, табиблар кызамыкка каршы прививка эшләтергә киңәш итәләр. Ни өчен дигәндә, вирус үтә дә хәвефле. Ул авыр ялкынсынуларга китерергә, хәтта үлем белән тәмамланырга мөмкин.
Кызамык — кискен йогышлы авыру. Күбрәк аның белән балалар авырый. Тән температурасы күтәрелә, борын куышлыгындагы, күздәге, тамактагы лайлалы тышчалар ялкынсына, тән тиресенә кызыл тимгелләр чыга.
Привика ясатмаган һәм бер тапкыр да бу авыруны үткәрмәгән кеше кызамык белән авырган кеше янында булса, йоктыру куркынычы ифрат зур. Шуның өчен дә вакцинация эшләү һәм инфекция чыганагы саналган җирдә эпидемиягә каршы чаралар үткәрү мөһим.
Авыру һава аша йога. Вирус, авыру сөйләшкәндә, ютәлләгәндә, төчкергәндә төкерек тамчылары белән бүленә. Инфекция чыганагы — кызамык белән авырган кеше. Инкубация чорының соңгы ике көненнән алып тәнгә тимгелләр чыккан дүртенче көнгә кадәр авыру кешенең тирә-юньдәгеләргә йоктыру куркынычы зур. Тәнгә тимгелләр чыкканнның бишенче көненнән авыру башкаларга йокмый.
Зарарлану вакыты 7 көннән алып 14 көнгә кадәр дәвам итә. Авыруның билгеләре: тән температурасы 38-40 градуска кадәр күтәрелә, хәл булмый, ашыйсы килми, коры йүтәл, томау җәфалый. Соңрак конъюнктивит килеп чыга (күзнең лайлалы тышчасы ялкынсына). Беренче билгеләр күренгәннән соң 2-4 көн үтүгә теш төпләрендә вак ак тимгелләр барлыкка килә. 3-5нче көнгә тән тиресендә тимгелләр күренә башлый. Алар тора-бара бер-берсенә кушылалар. Тәүдә колак артында һәм маңгайда күренәләр, аннары биткә, муенга, тәнгә һәм очаларга тарала. Тән температурасы 40,5 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Тимгелләр 4-7 көн тора. Тап урыннарында соры төстәге эзләр кала, 2 атна узуга тире чистара.
Биш яшькә кадәрге балалар һәм 20 яшьне узган өлкәннәр арасында еш кына ялкынсынулар күзәтелә. Иң таралганнарын карап үтик: урта колак ялкынсынуы (отит), сукыраю, бронхопневмония, муендагы лимфа төеннәре ялкынсынуы, ларингит, энцефалит. Мондый хәлләр тормышта еш очрый, шуңа күрә авыруны дәвалау медицина контроле астында алып барылырга тиеш.
Кызамыкка бәләкәй генә шигегез булганда да кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Бу диагнозны кую һәм дәвалауны башлау, шулай ук авыру булган коллективта эпидемиягә каршы чаралар күрү өчен кирәк.
Кызамыкны диагностикалау катлаулы түгел. Участок терапевты диагноз куя һәм клиник картина буенча дәвалау курсын билгели. Катлаулы формада булмаган кызамыкны дәвалау постель режимы, күп итеп су эчү, температура төшерә, томауны бетерә торган, тамак авыртуны басар өчен кулланылган таблеткалар, какырыкны чыгара торган препаратлардан, витаминнардан тора. Катлаулыклар үсешкән очракта арытабан дәвалауны стационарда дәвам итәләр.
Кызамыкны профилактикалауның иң нәтиҗәле алымы — вакцинация. Беренче вакцинацияне балаларга 12 айлык булгач, икенчесен 6 яшьтә ясыйлар. Прививка 15 ел дәвамында организмны нәтиҗәле саклауны тәэмин итә.
Безнең районда кызамык белән авыру очрагы теркәлмәде.
Ата-аналар ниндидер сәбәпләр табып, балаларын иммунизациядән читләштермәсеннәр иде.
Рәскат ИСКӘНДӘРОВ, үзәк район больницасы табиб-эпидемологы.