Балтач таңнары
+3 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Сәламәтлек
2 Июля 2018, 19:53
Балтач районында фельдшер-акушер пунктлары яңартыла
Районда фельдшер-акушер пунктларын яңарту өстендә максатчан эш алып барыла.
Р
айонда фельдшер-акушер пунктларын яңарту өстендә максатчан эш алып барыла. Быел Штәнде авыл җирлегендәге Мата авылында фельдшер-акушер пунктының яңа бинасы ишекләрен ачкан иде. Җирлек карамагындагы янә бер авылда халыкка медицина ярдәме күрсәтү объектын төзү эшләрен җәелдерделәр. Бусы җирлек үзәге—Штәндедә.
Фельдшер-акушер пунктының яңа бинасы элекке авыл мәдәният йорты урынында калкып чыгачак.
Нефтекаманың “Энергострой” җәмгыяте эшчеләре бинаны күтәрә башлады да инде. Биредә 9,7х8,9 мет р зурлыгында капиталь объект төзеләчәк.Бинаның эчке ягы газ-бетон блоклардан күтәрелә, тышы керамик кирпеч белән йөзләнә. Ә аралыкта базальт плитәдән җылыткыч. Радик Шәрәфетдинов җитәкчелегендә эшләгән ташчылар: Ришат Харисов, Александр Шараповка объектның стенасын күтәреп, түбәсен ябу бурычы йөкләтелгән.
Көннәр эссе торуга карамастан, төзүчеләр эшне кызу тота.
Штәндедә ф
ельдшер-акушер пункты булдыру максаты белән
җәелдерелгән төзелеш эшләре районда “Авыл җирлекләрен тотрыклы үстерү” федераль программасы кысаларында тормышка ашырылучы объектларның берсе
.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"