Бөтендөнья саулык саклау оешмасы инициативасы белән һәр елның 24нче мартында — Бөтендөнья туберкулёзга каршы көрәш көне үткәрелә.
Туберкулёз проблемасы чиктән тыш актуаль һәм аерым игътибар таләп итә. Чөнки ул социаль характердагы күп мәсьәләләрне хәл итүгә комплекслы алым сорый. Авыру дәрәҗәсе турыдан-туры торак, производстводагы эш шартларына, халыкның матераиль мөмкинлекләренә, сәламәт яшәү рәвешенә бәйле. Балтач районында туберкулёз белән авыру хәле киеренке кала. 2017 елда актив туберкулёз белән авыру күрсәткече 100 мең кеше исәбенә 36,88гә тиң булды. Бу 2016 ел дәрәҗәсеннән 1,01 тапкыр югарырак, әмма республика күрсәткеченнән 1,1 тапкырга түбәнрәк. 2016 елгы күрсәткеч белән чагыштырганда, авыруның бицилляр формалары белән авыру күрсәткече 1,01 тапкырга артты.
Туберкулёзны микробактерияләр китереп чыгара
Инфекция чыганагы — туберкулёз белән авырган кеше, шулай ук бу авыру белән зарарланган мөгезле эре терлек. Авыру ютәлләгәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә, селәгәй, лайла, какырык белән тирә-як мохиткә туберкулёз таякчыклары бүлә. Сәламәт кешеләр туберкулёз белән авырган кешедән бүленгән селәгәй һәм какырык, шулай ук зарарланган тузан бөртекләре булган һаваны сулау нәтиҗәсендә зарарлана Шулай ук авыруның әйберләренә кагылганда, авыру сыердан савып алынган сөтне кайнатмый кулланганда зарарланырга була. Бу авыру теләсә кайсы органда — үпкәләрдә, бөерләрдә, сөякләрдә, буыннарда, ми тышчаларында үсешергә мөмкин. Әмма еш кына сулыш алу органнары зарарлана. Кайбер кешеләрдә туберкулёз бик кискен, югары тән температурасы, ютәл, какырык бүленү белән үтә. Башкаларда — акрын һәм хәлсезлек, тиз аручанлык, югары булмаган тән температурасы (37,0—37,5 градус), көчле булмаган ютәл белән, ә кайбер очракта бер билгесез дә үтә.
Кем бу авыруга тиз бирешә?
Алкогольле эчемлекләр белән чамадан тыш мавыгучылар, туктаусыз көйрәтүчеләр, авыру дистәләрчә тапкыр югары булган иректән мәхрүм итү урыннарында тотылганнар арасында бу авыру белән зарарлану хәвефе зур. Арыганлык, тулы канлы тукланмау, шулай ук хроник авырулар — үпкә авырулары, шикәр диабеты, ашказанының язва авыруы, ВИЧ организмның саклану көчен киметүгә булышлык иткән факторлар туберкулёз үсешенә булышлык итә.
Туберкулёз белән авыручылар арасында күпчелек эшләмәгән халык өлешенә туры килә. Монысы да бүгенге көн проблемасы. Шушы кешеләрнең күпчелеге, авырлык белән берничә ай дәвамында дәваланып, үз ирекләре белән стационардан чыгып китәләр. Шуннан дәвалауның файдасы булмый, авыру тиз көчәя. Туберкулёз белән авырган, стационардан иртә чыккан кеше чамадан тыш хәвефле икәнлеге турында әйтеп торырга кирәк микән? Беренче чиратта аның туганнары һәм якыннары зыян күрә. Контактта булган кешеләрнең авыруы, гади халык белән чагыштырганда, 3-4 тапкырга югары.
Туберкулёз белән авырулар озакка сузылган һәм туктаусыз дәваланырга тиеш. Шулай булгач, дәвалауның нәтиҗәлелеге иртә диагностикалау һәм вакытында башланган дәвалау курсына турыдан-туры бәйле.
Иртә диагностикалауның төп алымнары —15 яшьтән алып аннан өлкәннәр кергән өлкән яшь төркеменә кергән халыкның күкрәк куышлыгына флюорография, шулай ук балалар һәм үсмерләргә тире астына Манту пробасы кую. Ел саен Манту пробасын кую балалар арасында бу авыру белән зарарлануны билгеләү мөмкинлеге бирә. Һәм мондый юл инфекциянең локаль формасы үсешкәнче профилактика үткәрүгә юл ача. Шуңы күрә табиб-фтизиатрга консультациягә юллама алганда эшне иртәгәгә калдырмагыз, яраткан кешегез — балагызның сәламәтлеге шуңа бәйле.
Иммунизацияләү — профилактикалауның төп чарасы. Планлы иммунизация үткәрүнең күп еллык тәҗрибәсе туберкулёзга каршы көрәштә иң нәтиҗәле алым икәнлеген күрсәтте. Бу инфекцияле авыруга каршы вакцинация бала тудыру йортларында яңа туган сабыйларга гомерләренең 3-7нче көнендә, ревакциянация 6-7 яшьтә туберкулёз микробактерияләре белән зарарланмаган балаларга үткәрелә.
Вакцинация, сәламәт яшәү рәвеше, профилактик медицина тикшерүләрен вакытында үтү, кирәк булганда вакытында һәм тулысынча дәвалану — сәламәтлекнең иң яхшы гаранты.