Балтач таңнары
+14 °С
Болытлы
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 март 2018, 16:56
Грипптан сакланыгыз!
Грипп белән авырмас өчен нишләргә? Үзәк район дәваханәсе поликлиника мөдире, табиб Юлиан Шакиров киңәшләренә колак салыгыз.
Грипп белән авырмас өчен нишләргә? Үзәк район дәваханәсе поликлиника мөдире, табиб Юлиан Шакиров киңәшләренә колак салыгыз.
Грипп белән авырмас өчен, иң әүвәл авыз эче, борын куышлыгындагы хроник чирләрдән дәваланыгыз. Озакка сузылган хроник чирләре булган кешеләр кышкы чорда еш авырый, һава торышы үзгәрүгә, алар чиргә тиз бирешә. Ә өйдә берәрсе авырса, чирдән битлек киеп сакланыгыз. Аны дүрт сәгать саен алыштырып торырга кирәк.
Урамда йөреп кайткач, борын эчен юдырып алыгыз. Авызны пәйгамбәр тырнагы үләне, ромашка чәчәге төнәтмәләре, фурацилин, сода һәм тоз эремәләре белән чайкыйлар. Даруханәдә эвкалипттан ясалган хлорофиллипт препараты сатыла, шуны өйдә булдырырга киңәш итәм. Аның спирт белән эшләнгән сыекчасы тамак чайкау өчен кулай. Ярты стакан суга 1 бал кашыгы салалар. Май кушып эшләнгәнен исә томау төшкәндә борынга тамызалар. Әлеге дару чир таратучы стафилококкларны үтерә. Дару булмаганда тамак чайкау өчен 1 стакан суда тоз һәм чәй содасы эремәләрен, алоэ, сарымсак суларын кулланырга мөмкин. Югары температураны шикәр комы белән төелгән кура җиләге, мүк җиләге, лимон, мәтрүшкә чәйләре белән төшерергә була. Аларны урынга ятар алдыннан эчәләр.
Йөкле ханымнар колагына
Йөкле хатын-кызлар грипп һәм башка төрле вируслы чирләрдән аеруча саклансыннар иде. Аларга башкаларга яраган даруның да зыяны булырга мөмкин. Йөклелекнең беренче 3 аенда вируска каршы дару эчмәү хәерле. Гөлҗимеш төнәтмәсе бик әйбәт. Лимон, әфлисун ашарга була, ләкин аллергия килеп чыкмасын өчен боларны чамасын белеп кенә эшләргә киңәш итәм. Шулай ук дару үләннәре төнәтмәләре эчү белән дә сак эш итсеннәр иде. Аларга грипп чорында кибетләргә, базарларга, халык күп йөри торган башка урыннарга да йөрергә ярамый. Йөкле ханымнарны авырып киткән очракта дәвалавы бик читен, чөнки карындагы баланы да кайгыртырга кирәк.
Гриппны, вируслы чирләрне аягүрә уздырдым әле, дип исләре китмәүчеләр дә бар. Әйе, грипп, бәлки, алай ук куркыныч та түгелдер, ләкин аның нәтиҗәсендә килеп чыккан өзлегүләрдән генә тиз котылып булмый. Үпкә ялкынсынудан кеше үлеп китәргә дә мөмкин. Салкын тиеп авырмас өчен дөрес киенеп йөрүнең дә әһәмияте зур. Салкыннарда җиңелчә киенергә яки бөтенләй баш киемсез йөрергә ярамаган кебек, синтетик кием-салым киюнең дә зыяны бар. Синтетик күлмәк кию – өскә целлофан кигән кебек ул. Кием табигый тукымадан тегелгән булырга тиеш.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Югарыда китерелгән киңәшләргә игътибар итсәгез, файдасын тоймый калмассыз.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши