Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 март 2018, 17:34

ВИЧ: үзегезне тикшерегез!

ВИЧ (кешенең иммун дефициты вирусы) белән зарарланганнан соң берничә ел дәвамында кеше үзен сәламәт тоярга мөмкин. Тышкы кыяфәтенә карап организмда вирусның барлыгын-юклыгын әйтеп булмый.

ВИЧ (кешенең иммун дефициты вирусы) белән зарарланганнан соң берничә ел дәвамында кеше үзен сәламәт тоярга мөмкин. Тышкы кыяфәтенә карап организмда вирусның барлыгын-юклыгын әйтеп булмый.
Моның өчен ВИЧка махсус лабораторияләрдә тест тикшерүләре үткәрелә.
Әгәр дә сез:
ВИЧ-инфекцияле партнёр, ВИЧ-статусы билгеле булмаган кеше, берничә сексуаль партнёры булган, кан тамырларына наркотик керткән, ир кеше белән җенси кылыклар кылган ир кеше белән сакланмый (презервативсыз) сексуаль контактка керсәгез; инъекцияләр өчен чит кешенең шприцын һәм энәләрен куллансагыз; наркотиклар әзерләү һәм шприцны юу өчен гомум савыт-саба файдалансагыз; татуировка яки персинг эшләткәндә стерильләнгәнме юкмы икәнлеге турында белмәгән инструментлар куллансагыз, сезгә кан бирсәләр һәм органнарны трансплантацияләсәләр, җенси юллар белән күчә торган инфекция белән зарарлансагыз; шушы сорауларның берәрсенә „Әйе” дип җавап бирсәгез, үзегезне зарарлану хәвефе астына куйгансыз. Шуңа күрә ВИЧка тикшерелү турында уйларга кирәк.

Ни өчен үзеңнең ВИЧ-статусны белергә кирәк?
ВИЧ-инфекциясе эпидемиясе чорында яшәвебезне искә алып, үзебезнең ВИЧ-статусны белергә кирәк. Тест үтүнең берничә өстенлеген карап үтик:
Әгәр дә нәтиҗәләр вирусның булмавын күрсәтсә:
*Үзегезнең һәм якыннарыгызның гомерен хәвефсез итү мөмкинлеге бар дигән сүз.
*ВИЧ эпидемиясенә бәйле артык хәвефтән арынасыз.
*Хәвефсез тормыш өчен карарлар кабул итәргә кирәк.
Әгәр дә нәтиҗәләр вирусның барлыгын күрсәтсә:
*Үзегезнең сәламәтлек турында кайгыртырга кирәк.
*Үзвакытында тиешле дәвалану ала башларга...
*ВИЧ-инфекцияне якын һәм яраткан кешеләрегезгә йоктыруга юл куймау турында хәстәрлек күрергә.
ВИЧка тест үтү — ул канда ВИЧка антитәнчекләрне ачыклауга анализ үткәрү.
ВИЧка СПИД-үзәкләрдә яки теләсә кайсы поликлиникада тест үтәргә мөмкин.
Тикшерелү бушлай һәм аноним рәвештә башкарыла. Тестның нәтиҗәсе нинди генә булса да, ул медицина сере булып кала.
Нинди дә булса сорауларыгыз туса, Башкортстан Республикасы СПИД үзәгенең рәсми сайтына керә аласыз: www.ufaaids.bashmed.ru
P.S. Үзәк район дәваханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, соңгы айларда районда бу мәкерле авыру белән зарарланучылар юк, хәл тотрыклы кала.
Читайте нас: