Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
12 февраль 2018, 17:11

ВИЧ-инфекциясе һәм СПИД – гасыр эпидемиясе?

СПИД (синдром приобретенного иммунного дефицита) — булдырылган иммунитет дефициты синдромы — лимфа системасының зарарлануы нәтиҗәсендә кеше организ-мының үзен-үзе саклау көчләренең кимүенә китерә торган вируслы авыру.

СПИД (синдром приобретенного иммунного дефицита) — булдырылган иммунитет дефициты синдромы — лимфа системасының зарарлануы нәтиҗәсендә кеше организ-мының үзен-үзе саклау көчләренең кимүенә китерә торган вируслы авыру.
Бу — XX гасыр азагында барлыкка килгән, барлык континентларга, илләргә таралган чир.
Иммунодефицит вирусы (ВИЧ) кешенең геннар структурасына керә, ә генетик аппаратны чит информациядән чистарту проблемасы бик авыр. СПИД — бик авыр икътисади проблема да. Фундаменталь фәнни эзләнүләр, диагностика өчен аппаратура, дарулар эшләү; авыруларны һәм ВИЧ йөртүчеләрне дәвалау күп миллиард доллар чыгымнар таләп итә. Экспертлар фикеренчә, XXI гасырда СПИДка тотылган чыгым алга киткән илләрнең хәрби бюджетыннан күбрәк булырга мөмкин. Авыруларның, ВИЧ йөртүчеләрнең, аларның балалары, туганнарының хокукларын саклау проблемасы да бар.
ВИЧ-инфекциясе һәм СПИД проблемалары турында “Өмет” гәзитенең “Сихәт” кушымтасында Уфа шәһәренең 5 санлы клиник дәваханәсенең медицина искәртүе бүлеге табибы Марат Мәҗит улы Акбүләков сөйләгәннәргә күз салыйк.
–СПИД турында беренче мәгълүмат 1981 елда АКШта барлыкка килә. Иммунитеты көчсезләнгән берничә кешедә (гомосексуалистлар) пневмония һәм Капоши саркомасы (тоташтыргыч тукымада яман шеш) табыла. Авыруның вирусы (ВИЧ) 1983 елда ачыла. Кайбер авыруларда икенче төрле вирус – ВИЧ-2 табыла. Галимнәр фикеренчә, бу вирус кешегә Африкада (Сенегал, Мали, Гвинея) яшәүче яшел маймылдан эләккән.
Кеше Җир планетасында менә инде миллионнарча ел гомер итә, яшәүнең кайчан башлануы турындагы сораулар күптән инде философларның, тарихчыларның, палеонтологларның акылларына тынгы бирми. Ләкин бер нәрсә бәхәссез – җирдә гомер яралганнан алып кеше организмына төрле факторлар тәэсир итә килгән. Мәсәлән, температура, басым, тузан кебек физик факторлар. Шулай ук химик (төрле химик кушылулар) һәм биологик (бактерияләр, вируслар һәм гөмбәчекләр) факторларның да тәэсире булган, әлбәттә. Һәм органнардан һәм тукымалардан торган, организмында тәңгәлләштерү һәм контроль системаларына ия булган адәм баласы бу факторларның “басымын” әледән-әле тоеп тора.
Кеше үзенең эчке мохитен даими һәм яшәүгә яраклы итеп саклау өчен бар тырышлыгын сала. Моның өчен аның зарарлы факторлардан саклый торган терморегуляция системасы, тире һәм лайлалы тышчаларын саклый торган башка күптөрле үзенчәлекләре, шул исәптән иммун системасы бар. Болар барсы да күзәнәкләрне, органнарны һәм тукымаларны үзенә туплаган тулы бер комплекс. Аның бурычы – организмга килеп эләккән чит “агент”ны табып, зарарсызландыру һәм организмнан читкә чыгару.
Кайчакта без организмда барган мондый микропроцессларны сизмибез дә, ә кайчакта ул үзен нинди дә булса чир буларак сиздерә башлый (мәсәлән, хәлсезлек, температура күтәрелү, авыртынулар, тәнгә төрле нәрсәләр чыгу һ.б.). Ә кайбер вакытта микропроцессларның аянычлы нәтиҗәләргә, хәтта, үлемгә китерүе мөмкин.
Соңгы гасырларда технологияләр һәм фәннәр, атап әйткәндә, медицина, иммунитетның төп механизмы өлкәсендә алга зур сикереш ясадылар. Бүген лимфоцитлар, антитәнчекләр, фагоцитоз турында кемнең генә ишеткәне юк икән? Табиблар шулай ук иммунитетның механизмнарына ничек ныграк тәэсир итәргә һәм чирләр белән ничек нәтиҗәлерәк көрәшергә дә өйрәнделәр.
Ләкин... иммун системасының үзенең дә бик-бик нәфис, сак караш таләп итүе хакында кемнәребез генә уйланабыз икән? Эш шунда, көтмәгәндә нинди дә булса чит бер “агент” организмга үтеп кереп, үзен юкка чыгарырга тиеш булган әнә шул саклаучы күзәнәкне юкка чыгарырга мөмкин икән бит! Һәм менә 20нче гасырның 80нче еллар башында дөньяда яңа бер вирус – ул да булса, кеше иммунодефициты вирусы (ВИЧ) барлыгы ачыклана. Әлеге вирус иммун системасының бары тик бер генә күзәнәк төрен, без Т-хелперлар дип атаган (инглизчәдән – ярдәм итәргә) күзәнәген генә харап итә. Вирус, Т-хелперны сафтан чыгарып, иммун системасындагы барлык регуляция системасының бозылуына китерә һәм... организм калган барлык зарарлы тәэсирләргә бирешүчәнгә әверелә. Моны мин зур заводның сакчыларына һөҗүм итү белән чагыштыра алам: сакчылар тар-мар ителгән һәм менә инде бурларга завод эченә үтеп керергә беркем һәм берни дә киртә була алмый. Шунысы аеруча кызык – сакчыга һөҗүм итүче “агент” үзе заводның башка бер милегенә дә тими, ләкин завод өчен нәтиҗәләр бик тә аянычлы – ул инде бернинди яклаучысыз һәм саксыз калган...
Менә шулай итеп, иммуно-дефицит вирусы белән зарарланган кешенең организмы да әкренләп хәтта җиңелчә дип саналган инфекцияләргә дә (салкын тию, гөмбәчек авырулары, үпкә ялкынсынуы һ.б.) каршы тора алмый башлый һәм еллар узу белән бу үлем белән тәмамлана...
–Вирусның билгеләре нинди?
–Авыруның билгеләре төрле булырга мөмкин. Иммунологлар өчен СПИД – кеше иммун системасы дефицитының бер очрагы гына. Бу очракта вирус кандагы иммун күзәнәкләрен үтерә һәм организм микробларга каршы тора алмый. СПИД кинәт кенә башланмый, вирус эләккәч, инкубация чоры өч айдан 18 елга кадәр дәвам итә. Кайбер инфекция йоккан кешеләрдә авыру башланмаска да мөмкин. Авыруның башлангыч этабында кешенең гәүдә авырлыгы кими (10% ка кадәр), муенда, култык астында, терсәк, ботларда лимфатик төеннәр зурая. Авыручыларның 70 процентында тире зарарлана, бит тиресе кубырчыклана; авыз, җенес органнарының лайлалы тышчасында эрен җыелу күзәтелә. Хәлсезлек, температура күтәрелү, төнлә тирләү күзәтелә. Соңрак авыруларның 50 – 60 процентында үпкәләр ялкынсынуы башлана,
30 процентында тиредә, лайлалы тышчаларда Капоши саркомасы (кан тамырлары, эчке органнардагы тоташтыргыч тукымада шеш) барлыкка килә. Шулай ук авыруларның 30 процентында үзәк нерв системасы зарарлана (менингит – ми сүрүләре ялкынсыну, шешләр барлыкка килү, акылга зәгыйфьлек күзәтелә). Табиб шушы билгеләр буенча авыру башлануы турында канга лаборатор анализ ясаганнан соң әйтә ала – кан составында ВИЧка антитәнчекләр булырга тиеш. Ләкин антитәнчекләр булу буенча гына СПИД авыруы дип нәтиҗә ясарга ярамый. СПИДны дәвалау процессы бик авыр бара.
Бүген күпләргә бер үк сорау тынгы бирми: ни өчен соң кеше иммунодефициты вирусы элек булмаган, ә бүген килеп инфекция эләктерүчеләр саны зур тизлектә арта бара. Күпләр моны хәтта эпидемия белән чагыштыра.
–ВИЧ-инфекциянең кешедән кешегә йогу юллары нинди?
–Бу хакта тагын да бер кат искә төшереп узу артык булмас: вирус өч юл белән күчәргә сәләтле:
*кан аша (наркотиклар кулланган вакытта уртак шприц белән файдалану, зарарланган инструментлар белән татуировкалар ясау, чит кешенең шәхси гигиена предметларын куллану);
*сакланмаган җенси мөнәсәбәтләр вакытында;
*инфекцияле анадан баласына авырлы вакытта, тудырганда һәм күкрәк сөте имезгән вакытта.
Авыруның йогу юлларын белү һәм аны искәртү шәхси хәвефсезлек өчен бик тә мөһим. Һәм авыру кешедән сәламәт кешегә вирус йогуны искәртү бүгенге көндә бар дөньяда өстенлекле бурыч булып тора.
ВИЧ эләктерү, СПИД белән авыру куркынычы булган кешеләр махсус медицина контролендә торырга тиеш. Аларга гомо-һәм бисексуалистлар, наркоманнар, фахишәләр керә.
ВИЧ чыганагы булып вирус йөртүче яки авыру кеше генә була ала. Аның канында, кан ясалу органнарында, спермасында, селәгәендә, тиресендә, күз яшендә, күкрәк сөтендә, арка мие сыекчасында, органнарында, тукымаларында ВИЧ була. Ләкин башка кешегә күчә торган ВИЧ канда, спермада һәм кайбер очракларда күкрәк сөтендә була. Бу вирус сәламәт кешенең тиресенә эләккән очракта аның канына үтеп керә алмый. ВИЧ кан салганда, органнар күчереп утыртканда, укол ясаганда (наркоманнар пычрак энә куллан-ганда), медицина инструментлары начар стерильләштергәндә күчәргә мөмкин. Ләкин ВИЧ башлыча җенси контакт вакытында күчә. Берничә җенси партнер булганда, бу куркыныч тагын да арта. Җенес органнарында лайлалы тышча зарарланырга мөмкин, ә канда һәм спермада вирус иң зур күләмдә була. Вирус шулай ук кайбер дезинфекция ясалмаган көнкүреш приборлары: теш щеткалары, кырыну приборлары, татуировка инструментлары һ. б. аша да йогарга мөмкин. Үбешү, уртак файдалану предметлары (ванна, туалет, уенчыклар, телефон трубкасы, акча), төчкерү, савыт-саба аша ВИЧ йоктыру расланмаган. Кан эчүче бөҗәкләр (черки, москит, бет, борча) аша да вирус йогарга мөмкин дип әйтеп булмый. Кул кысып исәнләшү, авыру белән рәттән тору да зарарсыз. Авыруларны изоляцияләү кирәкми, алар гаиләдә, коллективта кала алалар.
ВИЧ-инфекцияле пациентларга килгәндә, бүген алар дәүләттән бушлай кыйммәтле медицина ярдәме алуга хокуклы. Бу махсус дәвалау чараларын куллану авыру кешенең канында саклаучы Т-лимфоцитларның кимү процессын һәм чирнең клиник билгеләренең үсеше башлануын тоткарларга мөмкин. Әйе, сүз ВИЧ-инфекцияне тулысынча дәвалау хакында бармый, ләкин без ышанабыз: киләчәктә ВИЧ-инфекция белән ныклы көрәшергә мөмкинлек биргән препаратлар һичшиксез уйлап табылыр!
Әлеге көндә халыкка ВИЧ-инфекция турында аңлату уңаеннан зур эш алып барыла: матбугат чаралары, конференцияләр, ачык ишекләр көне, буклетлар тарату һ.б бу уңайдан әһәмиятле роль уйный. Бу бик тә мөһим эш һәм дөньяда инфекция эләктерүчеләр саны арта баруга карамастан, аны дәвам итү һәм яхшырта бару мөһим.
Шунысын да онытырга ярамый: медицина хезмәткәрләре һәм энтузиастлар тырышлыгы белән генә проблеманы хәл итеп бетерү мөмкин түгел һәм бернинди чара да бер эшкә дә 100 процент гарантия бирә алмый. Әлеге проблеманы чишүдә күп нәрсә кешенең үзеннән, аның үз гомеренә һәм сәламәтлегенә, башкаларга булган мөнәсәбәтеннән тора.
Яшәү рәвешенә караш һәрвакыт кешенең үз компетенциясендә, аны көчләп берни эшләтеп тә, бернәрсәне көчләп тагып та булмый. Табибның изге бурычы – үз эшен намуслы башкару: аңлату, лекцияләр уку, мәсьәләнең актуальлеген тормыш мисалларында күрсәтү, мәгълүмат бирү һ.б. Әгәр дә башкаларга килеп кагылган мондый зур бәла беребезне дә битараф калдырмаса, киләчәктә хәлләрнең уңай якка үзгәрәчәгенә иманым камил. Шуны онытырга ярамый, сәламәтлегебез – үз кулларыбызда! Үзегезне саклагыз һәм сәламәт булыгыз!
***
Рәскать ИСКӘНДӘРОВ, үзәк район больницасы табиб-эпидемиологы:
—Безнең Балтач районында ВИЧ инфекциясен йоктырган 13 кеше исәптә тора. Алар барысы да ак халатлылар тарафыннан контрольдә тотылалар, үзләренә аңлату эшләре алып барыла.
Читайте нас: