Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 декабрь 2017, 10:59

1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне

Кырык елдан артык ВИЧ җәмгыятьнең төп проб­лемаларының берсе санала. Алексей Кудринның Стратегик эшләнмәләр үзәге экспертлары бу авыруда Русиянең төп демографик хәвефләренең берсен күрәләр.

Кырык елдан артык ВИЧ җәмгыятьнең төп проб­лемаларының берсе санала. Алексей Кудринның Стратегик эшләнмәләр үзәге экспертлары бу авыруда Русиянең төп демографик хәвефләренең берсен күрәләр.


Быел 1 июльгә Русиядә ВИЧ белән авыручылар саны 1,16 миллионнан артып китте. Шулар арасыннан 260 мең Кеше вафат булган. 2017 елның беренче яртысында гына да ВИЧтан 14631 кеше һәлак булган, бу үткән елның беренче алты ае белән чагыштырганда 13,6 процентка күбрәк.
Шуңа күрә ВИЧ-диагностика мәсьәләсе бүген күп игътибарны һәм ресурсларны җәлеп итә. Организмның иммун системасын таркатучы вирус никадәр иртәрәк ачыкланса, исән калу ихтималлыгы шулкадәр югарырак.
Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Григорий Лекарев сүзләренә караганда, әлеге көндә Русиянең Хезмәт министрлыгы Халыкара хезмәт оешмасы белән берлектә предприятие хезмәткәрләренең ВИЧка тест үтү мөмкинлеген булдыру белән мәшгуль. Бу мөһим мәсьәләләр 2018 елның Бөтенрусия хезмәтне саклау атнасында тикшереләчәк. Чарада катнашучыларга бушлай аноним тест һәм консультация үткәрү акциясе дә оештырылачак. Компанияләр ВИЧны эш урынында дәвалау һәм кисәтү мәсьәләләре буенча мәгариф модулен куллану тәҗрибәсен тәкъдим итәчәк. Модуль Хезмәт министрлыгы һәм Бөтендөнья хезмәт оешмасы белән берлектә эшләнгән һәм хезмәтне саклау буенча инструкцияләргә, укыту программаларына кертелгән.
2017 елда Хезмәтне саклау атнасында меңнән артык катнашучы тест үтте. Кан алу буенча күчмә лаборатория эшләде.
Мондый чаралар үткәрү мөһим әһәмияткә ия. Аңлату эшләре һәм ВИЧка тест үтү – хезмәткәрләрнең эшкә сәләтен һәм гомерен саклаучы кисәтү чаралары.
Бөтенрусия хезмәтне саклау атнасы – хезмәт урынындагы хәвефсезлек, уңайлы шартлар мәсьәләләре буенча Русиядә бердәнбер глобаль форум. Ул Русия Хөкүмәте карары нигезендә Хезмәт министрлыгы башлангычы белән үткәрелә. Чараны оештыру комитеты рәисе – Премьер-министр урынбасары Ольга Голодец. IV Хезмәтне саклау атналыгы 2018 елның 9-13 апрелендә Сочи шәһәренең медиаүзәге мәйданында оештырылачак. Сөйләшүләрнең төп темасы хезмәтне саклау өлкәсендәге казанышлар һәм бурычлар булачак.
Хәтергә төшереп үтик: районда ВИЧ-инфекцияле кешеләр саны 13кә тиң. “Алар барысы да үзәк район дәваханәсе ак халатлыларының күзәтүе астында. Саулык торышларына даими тикшренү, дәвалау курсы үтәләр,”— ди үзәк район дәваханәсе табиб-эпидемиологы Рәскать Искәндәров.

Читайте нас: