15 ноябрьдән Русиядә Таможня берлегенең тәмәке продукциясе регламенты үз көченә керде.
Яңа кагыйдәләр буенча, тәмәкенең зыяны турында кисәтә торган куркыныч сурәтләр хәзер өстән капның ике ягына да төшереләчәк һәм аның 50 процент мәйданын биләячәк. Капта кешенең тәмәкедән зарар күргән органнары сурәтләнәчәк.
Шулай ук, тәмәке җитештерүчеләргә капларда тәмәкенең зыяны аз дип уйларлык “аз микъдарда сумала”, “ җиңел”, “йомшак” һәм башка сүзләр язу тыела.
15 ноябрьгә кадәр җитештерелгән һәм кабы иске дизайнлы булган тәмәкеләр тагын 2-3 ай сатылачак.