Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 ноябрь 2017, 12:54

Нинди мәкерле ул... ВИЧ...

Соңгы егерме-утыз ел эчендә ВИЧ турында күп сөйлиләр, киң күләмдә аңлату эшләре алып баралар.

Соңгы егерме-утыз ел эчендә ВИЧ турында күп сөйлиләр, киң күләмдә аңлату эшләре алып баралар.
Әмма проблема актуаль булып кала. Бу мәкерле авыру кайдан башлангыч ала һәм ул ни дәрәҗәдә хәвефле? Җавап эзләп карыйк.

Авыруның тарихыннан
Күп еллар элек Американың күп шәһәрләрендә табибларга авырулар мөрәҗәгать итә, ә ак халатлылар аларга диагноз куя алмыйлар. Табиблар дәвалыйлар, әмма кешеләр савыкмый, якты дөньяны калдыралар.
Табиблар һәм галимнәр бу кешеләрдә нинди авыру килеп эләккәнлеге турында уйланалар, мәкерле авыруны тикшерүгә алыналар.
1983нче елда француз профессоры Люк Монтанье бу авыруның сәбәбе ВИРУС икәнлеген исбатлый. Люк Монтанье аны ВИЧ — кешенең иммун дефициты вирусы дип атый. Нәкъ ул кеше организмын шушы вирустан теләсә нинди чир алдында якланмаганлыгын исбат итә.

Биология
Хайваннар, кошлар, балыклар суүсемнәре, гөмбәләр, бактерияләр һәм вируслар — барысы да планетабыздагы яшәү формалары. Алар төрләре, сыйфаты һәм күләме буенча гына аерыла.
Яшәүнең иң бәләкәй, аерым, башкаларга охшамаган төре — ВИРУСЛАР.
Алар шултикле бәләкәйләр, бары тик электрон микроскоп кына үзләрен миллионнарча тапкыр зурайта. Вируслар кеше организмы күзәнәкләреннән дә бәләкәй, әмма бик мәкерле!
Барлык вируслар да — паразитлар, алар чит организмда яшиләр. Алар үсемлекләрдә, хайваннарда яки кеше организмында яшәргә сәләтле.

Анатомия
Кеше организмы катлаулы, анда һәр орган, һәр күзәнәк аерым функция үти. Ашказаны белән эчәклекләр азыкны эшкәртә һәм организмны туклыклы матдәләр белән баета. Сөякләр һәм мускуллар һәрәкәтләнү мөмкинлеге бирә.
Барлык органнар һәм организмның системалары саклануга сәләтле булуы мөһим. Кеше организмына зарарлы микроблар эләксә, ни була?
КЕШЕНЕҢ УНИКАЛЬ САКЛАНУ СИСТЕМАСЫ БАР. УЛ — ИММУНИТЕТ.
Бу инда кеше канындагы махсус күзәнәкләр (аларны “солдатлар”, “саклаучылар” дип атарга да була). Нәкъ алар барлык микроблар белән көрәшәләр һәм ул микробларны зарарсызландыралар.

Тормыш эшчәнлеге хәвефсезлеге нигезләре
Күп вирусларның берсе — ВИЧ — кешенең иммун дефициты вирусы. Кешенең канына эләгеп, саклау күзәнәкләре — лимфоцитларга һөҗүм итә һәм аларны җимерә. Иммунитет көчсезләнә һәм организмны саклый алмый. Кеше өчен теләсә нинди авыру, хәтта салкын тию дә хәвефлегә әйләнә.
Сәламәт кеше организмына ВИЧ бары тик ВИЧ белән зарарланган кешедән генә йога ала. Бу канга яки лайлалы тышчаларга ВИЧ белән зарарланган кан яки биологик сыекчалар эләккәндә килеп чыга.
ВИЧ-ИНФЕКЦИЯНЕҢ НАРКОТИКЛАР КУЛЛАНУ АША ЙОГУЫ ИҢ ХӘВЕФЛЕ ЮЛ.
Наркотиклар кулланучыларның 90 процентка якыны ВИЧ-инфекцияне йоктырган!
Инфекция җенси юл белән тарала. Үз сәламәтлегең өчен җаваплы бул. Хатын-кызлар арасында зарарланганнарның 80 проценты сакланмый кылган җенси контакт мәлендә ВИЧ йоктырган.
Кызганычка каршы, әниләреннән ВИЧ белән зарарланган балалар да бар.
Истә тот:
*Чит кан булган предметларга кагылырга ярамый. Тән тиресендә яра яки киселгән урыннар булганда бу аеруча хәвефле.
*Һәр кешенең аерым теш щёткасы, маникюр кайчылары, кырыну станоклары булырга тиеш.
*Колак тиштерү, пирсингны косметологта һәм тик бер тапкыр кулланыла торган инструмент белән генә эшләтергә кирәк.
ВИЧ-ИНФЕКЦИЯЛЕ кешеләр белән аралашу, бергә уку, бассейнга йөрү хәвефле түгел!
Үзәк район дәваханәсе табиб-эпидемиологы Рәскать ИСКӘНДӘРОВ:
—Әлегә кадәр безнең районда ВИЧ-инфекция йоктырган кешеләр саны 22гә тиң булды. Алар арасында безнең районда исәптә торып, чит шәһәр һәм районнарда, төбәкләрдә яшәүчеләр дә бар иде. Хәзер һәр авыру яшәү урыны буенча исәпкә куелды. Һәм бүгенге көндә бездә исәптә торган авырулар саны 13 кешегә тиңләште. Арада авыру анасыннан зарарланган бер сабый да бар.
Авырулар барысы да контрольдә тотыла. Ел саен алар диспансеризация үтәләр, дәвалану курсы үтәләр.
Райондагы 38 фельдшер-акушер пункты, 4 авыл врачлык амбулаториясе белгечләре (ак халатлылары) халык арасында даими аңлату эшләре алып баралар.
Яшьләргә мөрәҗәгать итеп кайбер теләкләрне җиткерәсе килә: әдәпсез яшәү рәвеше алып бармагыз. Очраклы кешеләр белән җенси мөнәсәбәткә кермәгез. Һәр кешенең сәламәтлеге үз кулында.
Читайте нас: