Балтач таңнары
+18 °С
Ачык
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
10 октябрь 2017, 17:37
Котырган җәнлекләр бездән ерак йөрсен!
Көз айларында урманнарда яшәүче төлке, енотсыман этләрнең авыллар тирәсенә якынлашуы күзәтелә. Шул сәбәпле кешеләрнең, йорт хайваннарының котыру авыруы йоктыру ихтималы арта.
К
өз айларында урманнарда яшәүче төлке, енотсыман этләрнең авыллар тирәсенә якынлашуы күзәтелә. Шул сәбәпле кешеләрнең, йорт хайваннарының котыру авыруы йоктыру ихтималы арта.
Котыру авыруы– кешеләргә хайваннардан йогучан, үзәк нерв системасын зарарлап үлемгә дучар итүче йогышлы авыру.
Авыру чыганагы булып вирус белән зарарланган хайваннар: бүреләр, төлкеләр, бурсык, керпеләр, ярканатлар, кыргый этләр санала. Алардан бу куркыныч авыру этләргә, йорт хайваннарына һәм бәйләнештә булганда кешеләргә дә йогарга ихтимал. Кешегә бу чир авыру җәнлек тәшләү, шулай ук тире зарарланган урынга вирус йөртүченең селәгәе эләгү нәтиҗәсендә дә йогарга мөмкин. Бигрәк тә баш, бит тирәсен, кулларны авыру җәнлек тешләве куркыныч. Вирус канга барып җиткәч үзәк нерв системасын зарарлый, вакытында медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итмәү чиктән тыш хәл белән тәмамлана.
Шикле җәнлек тешләгән очракта шундук медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хайванның бу чактагы холкы турында тулырак хәбәр тагын да яхшы.
Авырудан саклану өчен , беренче чиратта, маллар асрау тәртибен үтәргә , шулай ук котыруга каршы ел саен профилактик эшкәртүләр ткәрүне тәэмин итәргә кирәк. Шалапй ук балалар белн аңлату эшләре, кыргый җәнлекләр, хуҗасыз йөргән эт песиләр белән бәйләнешкә керү хәвефле икәнлегенә күндерү хәерле. Ихатага кыргый җәнлек килеп керә икән, саклану чаралары күрү, аның йорт хайваннарын, кешеләрне тешләвен искәртү таләп ителә.
Башкортстанның төньяк районнарында ел саен кешеләрне кыргый җәнлекләр, этләр һәм песиләр тешләгән 30-40 очрак теркәлә. 2017 ел агымында котыру авыруы белән чирләү очрагы теркәлмәде. Котыру авыруын профилактикалау һәм аны булдырмау мәсьәләсен Роспотребнадзорның Бөре төбәк бүлекчәсе контрольдә тота.
Профилакитика чараларына җаваплы карау котыру авыруын читләп үтәргә булышлык итәр.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши